Талия Миңнуллина Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли Ассоциациясе Идарәсе составына керде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

2016 елның 16 июнендә “Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли Ассоциациясе” Коммерция булмаган оешма әгъзалары гомуми җыелышы тарафыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаны оешма Идарәсе составына сайлау турында бертавыштан карар кабул ителде.

“ИҮАМА” әгъзалары җыелышы ПХИФ – 2016 Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Чараны Ассоциация идарәсе рәисе урынбасары, региональ һәм тармак оешмалары белән аралашу буенча СЭРБ Идарәсе киңәшчесе Рафаэль Хусяиншин алып барды. Ассоциация әгъзалары утырыш барышында оештыру мәсьәләләре буенча тавыш бирү – Идарә составына яңа әгъзалар сайлаудан тыш, инвестицияләр җәлеп итү буенча региональ институтлар эшчәнлеген тәртипкә салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 “Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли Ассоциациясе” Коммерцияле булмаган оешмасы 2006 елда “Туры инвестицияләр милли агентлыгы” Коммерцияле булмаган партнерлыгы белән бергә сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр Россия берләшмәсе тарафыннан барлыкка килде. Ассоциация Россия Федерациясе регионнарының инвестицион алга таба мавыктыру һәм үсеш өлкәсендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларны берләштерә. Региональ инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә профессионаллар берләшмәсе оештыру, инвестицияләр җәлеп итүдә һәм эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм күрсәтү, хезмәттәшлеккә һәм үсеш институтлары арасында иң яхшы тәҗрибәләр алмашуга стимул бирү эшчәнлекнең төп максаты булып тора.

“Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли Ассоциациясе Идарәсе составына керү күбрәк тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип Талия Миңнуллина аңлатма бирде. – ИҮАМАдә  әгъзалык – проектлар һәм региональ инвестицион инициативаларны алга таба мавыктыру, инвестицияләрне җәлеп итү буенча халыкара тәҗрибәләре һәм технологияләрнең Россиядә киң таратуга ярдәм итү, шулай ук чит илләргә тиешле Россия тәҗрибәсен күрсәтү, Россиядәге һәм чит илләрдәге инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары арасында информацион алмашуны оештыру. Бергә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International