21-22 июльдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шул исәптән бөтен Россиядән тагын берничә мең үзгәрешләр лидерлары 2035 елга кадәр Россиянең озак вакытлы социаль-икътисади үсешенең концепциясен формалаштыруга багышланган стратегик инициативалар форумында катнашу өчен Мәскәүдә ХХККдә җыелдылар.
Форум Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан технологияләр, дәүләт идарәсе, инвестицион климатны яхшырту өлкәләрендәге эшләрне күрсәтү һәм яңа глобаль каршы килү шартларында гамәлләрне координацияләү өчен оештырылган. Форумның эшлекле программасы кысаларында Милли технологик инициативасы (МТИ) – Россияне глобаль лидерга әйләндерүче бөтенләй яңа базарларны булдыру буенча озак вакытлы программа стратегиясен тәкъдим итү узды. Моннан тыш, барлык теләк белдерүчеләр, Тоталь диктантта катнашып, укый-яза белүен тикшерделәр, “Лекторий 2035”тә булдылар, анда киләчәк профессияләр, сакчыл җитештерүчәнлек инструментлары турында фикер алыштылар, хисле интеллект һәм лидерлык сыйфатларын үстерү ысуллары турында сөйләштеләр, шулай ук “Кагылучылар” спектаклен карадылар.

Форум кысаларында узучы түгәрәк өстәлләр барышында шартларны яхшырту, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару процедураларын гадиләштерү һәм арзанайту, бизнес үсешенә киртә булучы административ барьерларны киметү фикер алышуның төп темаларының берсе булып торды. Шулай, Милли эшмәкәр инициативасын тормышка ашыру сәбәпле инде хәзер бизнесны башлап җибәрү өчен кирәкле процедуралар санын 3 тапкыр, милек хокукын дәүләт регистрацияләү срогын 2 тапкыр киметү һәм аны электрон рәвешкә күчерү билгеләнде. Объектны электр челтәренә тоташтыру өчен кирәкле процедуралар саны 2 тапкыр кимеде. Ә инде иң якын арада Россия банкларында эшмәкәрләр өчен счет ачу белән беррәттән компанияне дә регистрацияләү мөмкинлеге булдырылачак.
Стратегик инициативалар форумында федераль һәм региональ хакимият органнары, үсеш институтлары һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре, уңышка ирешкән эшмәкәрләр һәм экспертлар катнаштылар. Моннан тыш, Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путинның форумга визитын аеруча билгеләргә кирәк, анда ул катнашучылар белән һәм гомумән алганда илнең 2035 елга кадәр үсеш перспективалары турында фикер алышты. Дәүләт башлыгы катнашуы белән совет әгъзалары төп өч юнәлеш – “Яңа бизнес”, “Яшь профессионаллар” һәм “Социаль проектлар” буенча Стратегик планлаштыру агентлыгы ярдәменә дәгъвалаучы берничә яңа проектны карадылар.
“Биш ел элек, төгәл биш елга якын, Стратегик инициативалар агентлыгының экспертлар советы беренче тапкыр җыелды. Хәтерем миңа хыянәт итмәсә, без биш ел элек 27 июльдә җыелдык. СИА бизнес, җәмгыять вәкилләре проблемалары һәм проектлары белән килә, без иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә, уңышка ирешергә, планнары һәм идеяләрен тормышка ашырырга теләүче һәркемгә ярдәм итә ала торган мәйдан итеп уйланылды”, - дип билгеләде Владимир Путин.

СИА 2011 елда Владимир Путин инициативасы буенча уникаль иҗтимагый яктан әһәмиятле проектларга һәм урта эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү максаты белән оештырылган. Шушы еллар эчендә агентлык лаеклы эш нәтиҗәләре күрсәтте. Нәтиҗә итеп административ киртәләрнең, кәгазь чуалчыгының зур күләмдә кимүе, ә бюрократик процедураларның ачыгракка әйләнү булды.
“Стратегик инициативалар агентлыгы илнең икътисады мәнфәгатьләрендә практик нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән бик күп проектларны тормышка ашыра. СИА бүген бик мөһим юнәлештә эшли – бу Россиядәге инвестицион климатны яхшырту буенча эшчәнлек, бизнесны алып бару процедураларын гадиләштерү, инвестицион инфраструктураны үстерү, регионнарның инвестицион климатына бәя бирү. Россиядәге регуляторлы тирәлекне формалаштыруда уңай үзгәрешләрнең этәргече дип әйтергә була, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Республика СИА белән күп мәсьәләләр буенча тыгыз рәвештә аралаша. Татарстанның Киров, Түбән Новгород, Ырынбур, Самар өлкәләрен, Башкортостан, Мари Ил, Удмурт, Чуашстан республикаларын берләштерүче Идел буе федераль бүлгесендәге СИА вәкиллеге буларак сайлануын билгеләргә кирәк. Шулай ук республика рәттән икенче ел СИА Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча Россиядәге инвестицион климат буенча беренче урын ала”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: