Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Саклык банкы ААҖ Идел - Вятка банкының рәисе - вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты.
Сәламләү сүзендә Петр Колтыпин республиканың информацион үсешенең зур үсеш темпларын билгеләде һәм региональ хакимиятнең активлыгын югары бәяләде. Очрашу барышында яклар агымдагы эш нәтиҗәләре, шул исәптән «Татарстан Республикасында яшәүченең картасы», берничә юнәлеш буенча алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм Россиядәге ислам банкингының перспективалары турында фикер алыштылар.

2016 елда беренче тапкыр «Kazansummit» Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Халыкара икътисади саммиты кысаларында Татарстанда Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы – Россия төп икътисади форумнарының традицион атрибуты узганын искә төшерергә кирәк. «Kazansummit-2017» катнашу өчен киләсе елда Герман Гроф белән килергә вәгъдә биргән Саклык банкының Идарә Рәисенең Беренче урынбасары Максим Полетаев узган чараның «хуҗасы» булды.

«Саклык банкы белән хезмәттәшлек Татарстанның үсешенә юнәлтелгән берничә стратегик мәсьәләне, шул исәптән ислам финанслары өлкәсендә, хәл итүгә ярдәм итә. Алар буенча эш дәвам итә, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Саклык банкы клиентларга тиешле хезмәтләрне күрсәтүче бердәм оешма рәвешендә ислам финанслары өлкәсендә махсус финанс компаниясен булдыруны күздә тоткан пилот проектта катнашырга әзер. Мөселман халкы ягыннан проектка булган кызыксыну стандарт хезмәтләр күрсәтүне: счетлар ачу, банк карталарын чыгару, корпоратив һәм физик затларны кредитлауны киләчәктә гамәлгә ашыру мөмкинлеген билгеләячәк. Ислам банкингы кагыйдәләре буенча беренче сынау килешүен былгы елның сентябрь – октябрендә уздыру планлаштырыла».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: