Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Германия машина төзүчеләре берләшмәсе (VDMA) җитәкчелеге белән 2016 елның 12 сентябрендә Майндагы Франкфуртта, Машина төзүчеләре берлеге штаб-квартирасында узган очрашуда катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы вәкилләренең, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның, Германия Федератив Республикасына рәсми визиты кысаларында узды.
Германия машина төзүчеләре берләшмәсенең (VDMA) баш идарәчесе Тило Борман очрашуны сәламләү сүзе белән башлады, Германиядә машина төзелешенең иң мөһим өлкәләрнең берсе икәнен, аның табышы 218 млрд. евро тәшкил иткәнен, бу өлкәдә милллионга якын кеше хезмәт иткәнен белдерде. Биредә күбесенчә 200 ләп кеше хезмәт итүче кече һәм урта оешмалар эшли. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Германия машина төзүчеләре берләшмәсенең вәкилләрен сәламләп, Германия машина төзелешенең дөньядагы иң яхшы тармакларның берсе икәне һәм Татарстан Республикасының әлеге тәҗрибәне үзләштерүгә карата зур кызыксыну белдерүе һичшиксез булуын белдерде.

Очрашу барышында яклар алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, перспектив юнәлешләр арасында энергетика һәм нефть химиясе, автомобильләр һәм самолетлар төзелеше, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү, IT технологияләре, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләрдә Татарстан һәм ГФР оешмалары арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру аталды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, нәкъ Татарстанның Россия базарына иң яхшы керү ноктасы булуына басым ясап, Германия компанияләре өчен инвестицион мөмкинлекләр презентациясе белән чыгыш ясады.
«Россия базары инде күптәннән зур Германия бизнесын уңышлы рәвештә сәламли, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Чит ил кече һәм урта бизнесына килгәндә, Россия регионнарының бу юнәлеш буенча җитди тәҗрибәсе әлегә юк. Германия машина төзүчеләре берләшмәсе безнең илдә җитештерүне урнаштырырга мөмкин булган 3 меңнән артык компанияне берләштерә. Иң яхшы инвестицияләү шартлары Татарстанда тәкъдим ителгәнгә күрә, шундый бердәм эшчәнлек акылга ятышлы тоела».
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Германия машина төзүчеләре берләшмәсе җитәкчелеген 2016 елның декабрендә Казанда узучы машина төзелеше күргәзмәсенә килергә чакырды. «Машина төзүчеләре берләшмәсе делегациясе Татарстанга килергә әзер» - дип белдерде Тило Бродман.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан вәкилләре Франкфурт ярминкәсе (Messe Frankfurt) территориясендә уза торган «Автомеханика–2016» күргәзмәсендә булдылар. Кунаклар ZF Friedrichshafen (автомобильләр өчен привод һәм подвеска техникасы), Hella (автомобильләр өчен яктырту һәм электроника системалары), ThyssenKrupp Bilstein (автомобильләр амортизаторлары), Bosch (автосәнәгать өчен челтәрле мобиль хезмәт күрсәтүләре) кебек компанияләрнең стендларына аерым игътибар бирделәр.
Белешмә өчен:
* Германия машина төзүчеләре берләшмәсе (VDMA) Европадагы әлеге сәнәгать тармагының эшханәләрен берләштерүче иң зур оешма булып тора. VDMA, 1892 елда нигезләнгән буларак, 400 гә якын кеше хезмәт итүче һәм 3000нән артык компанияләр аның әгъзалары булган коммерцияле булмаган партнерлык булып тора. Берләшмә икътисадның машина төзелеше секторының барлык өлкәләрендә эшчәнлеген алып бара һәм Германиядә һәм анардан читтәге урта һәм кече оешмаларның мәнфәгатьләрен яклый. VDMA штаб-квартирасы Майндагы Франкфуртта урнашкан. Региональ вәкиллекләрнең челтәре Германиянең төрле сигез федераль җирләрен, шулай ук Берлин, Брюссель, Пекин, Шанхай, Калькутта һәм Токио кебек кайбер дөнья башкаларын чолгап ала.
** Автомеханика – автомобиль җиһазлары, автокомпонентлар һәм сервис хезмәт күрсәтү буенча дөньядагы алып баручы күргәзмә. Уздырылу вакыты – ике елга бер тапкыр. Күргәзмә мәйданы: 300 000 кв.м. Катнашучылар: дөньяның 80 нән артык иленнән 4 меңнән артык кеше. «Автомеханика» - Messe Frankfurt күргәзмәләре арасында иң уңышлы брендларның берсе. «Автомеханика» автосәнәгать җитештерүе һәм сәүдәсе өлкәсендәге барлык базар катнашучыларының очрашу урыны һәм технологик алмашу һәм белемнәр белән уртаклашу өчен мөһим платформа булып тора, бу тәкъдим ителгән сервислар һәм продуктлар, шулай ук инновацион карарлар диапазоны буенча уникаль күргәзмә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: