Рөстәм Миңнеханов республиканың индустриаль мәйданнарының үсешенә басым ясады

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехов Дәүләт Советы депутатларына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы традицион юллама белән чыгыш ясады.

Татарстанның бөтен сәяси элитасы, шулай ук республиканың әйдәп баручы оешмаларының җитәкчеләре, дин эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бу юлы сайлаулардан соң оештырылган ел саен була торган Рөстәм Миңнехановның юлламасын тыңлау өчен Дәүләт Советы сессиясенә килделәр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

 Рөстәм Миңнеханов регионның үсешенә ярдәм итүе өчен Россиянең Президенты һәм Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. Республиканың казанышлары илебезнең үсеше һәм халыкара мәйданда аның позицияләре ныгу белән турыдан-туры бәйле булуын билгеләде.

Җыелган кешеләргә һәм Татарстанның бөтен халкына мөрәҗәгать итеп, Президент республиканың инвестицион үсешенә аеруча зур игътибар бирде.

«Республиканың барлык индустриаль мәйданнары объектларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә, шулай ук үз җитештерүен ачып җибәрү өчен Россия регионнарының берсен сайлау алдында торган яңа инвесторлар белән эшкә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу өлкәдә Инвестицион үсеш агентлыгы төп рольне башкара», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының Президенты, республиканың индустриаль мәйданнарының үсеше турында сөйләгәндә.   Шулар арасында быел 10 еллыгын билгеләп үткән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Химград» технополисы, Европада иң зурлардан саналучы «КИП Мастер» индустриаль паркы һәм ике IТ-парк мәйданы.

Узган ел йомгаклары буенча республика бизнесын үстерү инфраструктурасы резидентлары 125 млрд. сумлык продукция җитештерде, бу тулаем сәнәгать җитештерүенең 7% тәшкил итә, дип билгеләде Татарстанның Президенты.

«Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юлы магистрален төзү проектын тормышка ашыру икътисад үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Бу бизнес вәкилләренә яңа элемтәләр урнаштырырга һәм зур агломерация базарларын якынайтырга, ә Татарстанга – инвестицион сөйкемлелекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Республиканың социаль-икътисадый үсешенең уңай тенденцияләре, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, тынычлык һәм татулыкны саклау безгә иң мөһим бурычны – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бүген, бердәм команда булып эшләп, без республикабызның киләчәген төзүне дәвам итәбез. Иң әһәмиятлесе, ни теләгәнебезне һәм шуңа ничек ирешергә мөмкин булуын яхшы беләбез». Чыгыш барышында Рөстәм Миңнеханов, республика казанышларының Татарстан халкының гомуми хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булуын ассызыклап, Татарстанлыларга рәхмәтен белдерде.

«Безнең Президентның юлламасындагы инвестицияләрне җәлеп итүгә бер мәгънәле басым нәкъ бүгенге көндә барысының да бу процессларга максималь рәвештә катнашырга тиеш икәнен аңлата. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының үсеп баручы роле юкка гына билгеләнмәгән. Без инвестицион стратегия белән еллык коллегиягә чыгарга планлаштырабыз, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Гомумән алганда, инвестицияләр буенча без яхшы үсеш алдык: 2016 елның 1-нче яртысы эчендә бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 102,7% артты. Туры чит ил инвестицияләре буенча шулай ук уңай динамика. 2015 елда 1 кешегә 28,7 доллар булса, 2016 елда инде 39,6. Ләкин бу аз...».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International