Япония сәнәгатенең «өч бриллианты»

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында «Митсубиси» компаниясенең вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков һәм Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Mitsubishi – дөньяның иң зур холдингы, аңа автомобиль сәнәгате, авыр машина төзелеше, электрон сәнәгате, энергетика, нефть-газ секторы, фармацевтика, химия сәнәгате, кораблар төзү һәм башка тармакларда эшчәнлеген алып баручы 50дән артык компания керә.

Очрашу барышында Япония бизнесының вәкилләренә уңайлы инвестицион климатны формалаштыру, шулай ук Татарстан территориясендә эшмәкәр эшчәнлеген уңышлы үстерү өчен кирәкле шартларны булдыруга юнәлтелгән стратегиянең төп юнәлешләре тәкъдим ителде.

Япониядән килгән делегациянең Татарстанга визитының Татарстан Республикасына рәсми визитлар сериясенең дәвамы булганын билгеләргә кирәк. Шулай, бу айда Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия икътисадый үсеш Министры Урынбасары Станислав Воскресенский, шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Россия Федерациясендәге Япониянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки катнашуы белән Россия икътисадын модернизацияләү буенча 6 Россия-Япония консультатив советының утырышы узды. Бер ай элек Японияның икътисад бүлеге Министры һәм Премьер-министрының киңәшчесе катнашуы белән 24 алдынгы Япония компанияләре, Япония Хөкүмәте һәм Россия Федерациясендәге Япония Илчелеге вәкилләренең бизнес-миссиясе узды.

Татарстанның «Mitsubishi» холдингы белән хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерүен искә төшерик. Шулай, 2011-2015 елларда «Mitsubishi Heavy Industries, Ltd.» һәм «Sojitz Corporation» Япония компанияләре 2010 елда кул куелган контракт нигезендә зур проектны тормышка ашыруда – ТР Менделеевск районында аммиак, метанол һәм грануллы карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын төзүдә катнашты. Шулай ук бердәм проектлар арасында җитештерү продукциясе күләме елына 4100 транспорт чарасы тәшкил иткән Mitsubishi FUSO белән берлектә «Камаз» ААҖ  урта йөк машиналарын җитештерү тора.

«Татарстанда берничә уңышлы Россия-Япония проектлары тормышка ашырыла. Без Татарстан белән Япония арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез. Mitsubishi компаниясенең исеме япон теленнән тәрҗемә иткәндә «өч бриллиант» дигәнне аңлата. Япониядән килгән делегациянең визиты Партнерлык исемендәге ювелир әйберебез эченә урнаштырылачак асылташ булып тора, чөнки без яңа инвестицион проект турында фикер алыша башладык» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. 

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International