Якын Көнчыгыш тагын да якынрак булды: «Мубадала» инвестицион фондының визиты

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Инвестицион үсеш агентлыгы офисында махсус әзерләнгән проектлар исемлеге буенча «Мубадала» инвестицион фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Россия туры инвестицияләр фонды (РТИФ) делегацияләре әгъзалары белән сөйләшүләрнең беренче раунды узды.

Халед Аль Шамлан һәм БГӘ Чит эшләр министрлыгы вәкиле Майсун Альматруши җитәкләгән БГӘ делегациясе 7 кеше составында килде. РТИФ генераль директоры Кирилл Дмитриев шулай ук җиде кешедән торган фонд составының вәкиле булды.

Очрашу барышында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы офисында кунакларга инфраструктура, нефть химиясе, ял итү сыйфаты, шулай ук күчемсез милек үсеше өлкәләрендә инвестицион проектларны тәкъдим иттеләр.  

Сөйләшүләрнең ахырында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегацияне 2017 елның маенда узачак «Россия – Ислам дөньясы : KazanSummit 2017» 9 Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды.

«Бүгенге көнгә «Мубадала» инвестицион фонды Россиянең башкаласында 20 килешүгә иреште. Татарстан фонд тарафыннан капитал салынырга планлаштырылган Россиянең беренче регионы булып торачак, чөнки инвестицияләү өчен иң яхшы шартлар безнең Республикада тәкъдим ителгән» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.     

Шулай ук рәсми визит кысаларында Казан Кремленең Губернатор сараенда оештырылган делегацияләрнең Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды.      

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International