Татарстан һәм Казахстан: хезмәттәшлекнең яңа уралмасы

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы белән Казахстан арасында мөнәсәбәтләр 1996 елда хөкүмәтара килешүгә кул куелганнан бирле бик тиз үсә башладылар. Ул фәнни-техник, сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек принципларын ныгытты. Шул ук елны Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шаймиевның инаугурациясендә булды. 1997 елда Татарстан башлыгы Алматы шәһәренә җаваплы визит ясады. Аннан соңгы елларда хезмәттәшлек ныгыды, шулай 2003 ел Россиядә Казахстан елы, ә 2004 ел Казахстанда Россия Федерациясе елы итеп билгеләнде.

Яңа чорда дуслык эстафетасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тотып алды. 2014 елда ул берничә тапкыр Казахстанга килде. Сентябрьдә аның визиты Казахстанда Татарстан мәдәнияте көннәренә туры китерелгән иде. Бер атнадан соң Атырау шәһәрендә Россия һәм Казахстан регионара хезмәттәшлегенең унберенче форумы узды. Владимир Путин һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев анда катнашты. Гадәттәгечә Казахстанга юнәлеш алган Россия делегацияләре составына һәрвакыт безнең республика вәкилләре керә. Күмер-водород өлкәсендә инновацияләргә багышланган форумда безнең республика белән Казахстанның ике регионы – Кызылурда һәм Атырау өлкәләре арасында килешүгә кул куелды. Бу тантана Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев барында узды. Шул ук елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов оборона министры белән хәрби-сәнәгать комплексы мәсьәләләре турында фикер алышты һәм Казахстан премьер-министры белән очрашты. Ә 2015 елның февралендә Кәрим Мәсимов Татарстанга килде. Казахстан хөкүмәте башлыгы IT-паркта һәм Вертолет заводында булды. Мәсимов визит барышында татар телендә сөйләшүне яхшырак күрде. Шулай ук узган елны Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсенә Нурсолтан Назарбаев исемен бирделәр, бу дуслыклы элемтәләрнең символы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы белән Казахстан арасындагы мәнәсәбәтләрнең бөтен өлкәләрендә казанышлар һәм тәҗрибә белән даими алмашу бара, икътисади элемтәләр үсә.

Шулай, бу көннәрдә ике дәүләтнең башлыклары – Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев катнашуы белән Астанәдә 5 октябрьгә кадәр дәвам итүче чираттагы XIII Россия һәм Казахстан регионара хезмәттәшлеге форумы эшен башлап җибәрде. Татарстан делегациясен, шул исәптән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләрен, Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Чараның эшлекле программасы «Бизнес ихтыяҗларын эффектив тәэмин итү контекстында Россия һәм Казахстан транспорт-логистика комплексы үсеше», «Россия белән Казахстан арасында туризм үсешенең яңа мөмкинлекләре», «Чималдан эшләнмәгән продукцияне һәм кооперацион проектларны чит илгә чыгаруга ярдәм итү механизмнары» панель сессияләрен, шулай ук әйдәп баручы Казахстан һәм Россия компанияләре җитәкчеләре катнашкан Бизнес-форумның пленар утырышын үз эченә алды.

Традиция буенча Форум эгидасы астында «Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек үсеше. Киртәләр һәм аларны бетерү юллары» темасына Россия-Казахстан эшлекле советының киңәйтелгән утырышы узды, В2В элемтәләре биржасы оештырылды.

 Чарада Казахстанда хәзерге вакытта нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате, транспорт, элемтә, машина төзелеше кебек икътисад тармакларында, космонавтика өлкәсендә Россия катнашуы белән 6400 дән артык компаниянең уңышлы эшләве билгеләнде. Барысы 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше 15,5 млрд. АКШ доллары тәшкил итте.

 Владимир Путин чыгышында Казахстанның – Россиянең стратегик партнеры һәм союздашы икәнен ассызыклады. Илләр арасында аралашу бөтен юнәлешләр буенча алга бара, ул күп планлы һәм бөтен өлкәләрне дә үз эченә ала, дип өстәде ул.

«Безнең ике яклы сәүдә-икътисадый элемтәләр югары дәрәҗәгә чыктылар. Казахстанда 9 миллиард долларлык Россия капиталы тупланды, ә Россиягә Казахстаннан 3 миллиард доллар кертелде. Бергә 6 мең оешма булдырылды, кооперация икътисадның бөтен секторларында тирәнәя. Узган елда гына Казахстанда 150 Россия эшмәкәрләре делегацияләре булды», - дип билгеләде Россия Федерациясе Президенты.

 Нурсолтан Назарбаев чыгышында аралашуны киңәйтүгә мөмкинлекләр гаять күп икәнен билгеләде. «Без Евразия икътисади берлеге кысаларында эшлибез, бөтен җитештерүчеләр һәм инвесторлар өчен аңлаешлы кагыйдәләр булдырабыз. Казахстан икътисадына акча кертеп, Россия бизнесы "өйдәге" шартларда үзен хис итә дип була», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт башлыклары Евразия киңлегенең транспорт-логистика потенциалы үсеше өлешендә Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге, илләр арасында сәүдә киртәләрен кыскарту һәм туризм өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында пленар утырышта фикер алыштылар.

Владимир Путин сүзләре буенча, бүгенге көндә транспорт хезмәтләре базарының үсеше актуаль темаларның берсе булып тора. «Россия һәм Казахстан Европа һәм Азия арасындагы төп сәүдә юлларның чатында урнашкан, безнең бердәм таможня чиге, тимер һәм автомобиль юлларының киң тармакланган челтәре бар һәм без йөк ташуны югары иминлек дәрәҗәсе белән тәэмин итә алабыз», - дип билгеләде Россия Президенты.

Эшлекле сәфәр барышында Татарстаннан килгән делегация Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Шундагы күргәзмәдә кунакларга бүген Казахстанда җирле татарлар тарафыннан гамәлгә ашырылучы берничә перспективалы проект турында сөйләделәр. Шуларның арасында - Сәмәй шәһәрендә «Иртыш моңнары» татар сәнгате халыкара фестиваль-конкурсын уздыру, «Җидепулат татарлары» айлык иҗтимагый газетасын әзерләү һәм татар һәм рус телләрендә чыгару, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Казахстанның Җаек шәһәрендәге (Казахстан) тормыш чорын һәм иҗатын өйрәнү һәм башкалар.  Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Казахстан татарларының үз телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм рухи байлыкларны арттыруга зур өлеш кертүен билгеләде. Казах һәм татар халкын туганлык элемтәләре берләштерә, дип ассызыклады ТР Президенты, безнең телебез, гореф-гадәтләребез охшаш, динебез бер.

Алга таба Татарстан вәкилләре «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында булдылар, анда киләсе елның җәендә исемдәш халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үтәчәк. Яңа комлпексны карагач, Рөстәм Миңнеханов «Астанә ЭКСПО-2017» милли компаниясе» АҖ идарәсе рәисе Әхмәтҗан Есимов белән очрашты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астанә ЭКСПО-2017» милли компаниясе» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Әлеге меморандум кысаларында яклар инвестицион климатны яхшырту, туристлар санын арттыру максаты белән  административ киртәләрне киметү, күргәзмә эшчәнлегендә тәҗрибә белән уртаклашу өлкәсендә аралашу каралган.

Шул ук көнне Астанә хакиме Әсәт Исәкәшев белән очрашу узды.  Әңгәмә барышында яклар «Имин шәһәр» программасын гамәлгә ашыру һәм җәмәгатьчелек урыннарын үстерү өлкәсендә тәҗрибә белән алмашу турында килештеләр. Шулай ук, Астанәгә эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

5 октябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләренең «Астанә» халыкара финанс үзәге һәм Astana Innovations вәкилләре белән очрашу узачак. Берничә килешүгә кул кую күздә тотыла.

«2016 елның беренче 6 аенда регионнар арасында товар әйләнеше 20%ка артты. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 35тән артык бердәм компанияләр эшли. Казахстанда «Камаз», «Татнефть», Яшел Үзән суднолар төзү заводы кебек оешмалар эшчәнлеген алып бара. Хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләр бар, аерым алганда мәгариф, мәдәният, машина төзелеше, нефть химиясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International