Партнерлык, стабильлек, ышанычлылык, вәкаләтлек – ике регион арасындагы көчле дуслык нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне характерлаучы синонимнар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында меңнән артык төрекмән яши. 1996 елда Казанда Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья төрекмәннәре гуманитар ассоциациясенең Татарстан бүлеге эшчәнлеген башлап җибәрде. Берничә елдан соң, 2000 елда Республика төремәннәре милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешма статусын алды. Төрекмәнстандагы Татар диаспорасына килгәндә, бүгенге көндә бу республикада 39 меңгә якын татар яши. Бу Төрекмәнстандагы иң дус һәм актив диаспораларның берсе. Узган еллар эчендә Татарстан һәм Төрекмәнстан күп санда ике яклы визитлар ясадылар, 2012 елда Казанда Төрекмәнстан хөкүмәте белән Татарстан хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек программасына кул куелды, шулай ук шул ук елны сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Бердәм Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле группасының 1-нче утырышы узды.
Бүгенге көндә Татарстан белән Төрекмәнстан арасында мөнәсәбәтләр эзлекле рәвештә үсә. Төрекмәнстанда «Камаз» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «КЭР-Холдинг» кебек компанияләрнең вәкиллекләре төзелгән һәм эшчәнлеген алып бара. Берничә бердәм проектлар тормышка ашырыла, шул исәптән «Татнефть» компаниясе тарафыннан нефть чыгару күләмен арттыруга юнәлтелгән хезмәтләрне күрсәтү буенча. «Камаз» ГАҖ 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Төрекмәнстанның төрле министрлыкларына һәм идарә тармакларына 8,5 меңнән артык техника берәмлеген җибәрде. Ашкабадта Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли. 2015 ел өчен Татарстан һәм Төрекмәнстанның тышкы сәүдә әйләнеше 7,4 млрд. сум тәшкил итте.
Шулай, 10-11 октябрьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле визит белән киләчәк. Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, министрлыклар һәм идарә тармаклары җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның зур бизнес вәкилләре керде.
Визит барышында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашу планлаштырыла. Төрекмәнстан Нейтралитеты Һәйкәленә чәчәкләр кую үтәчәк. Шулай ук программага гыйнвар аенда ачылган Ашкабадтагы Россия Илчелегенең яңа бинасын карау кертелгән. Моннан тыш, делегация планнарында Төрекмәнстан Бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган икътисадый казанышлар күргәзмәсендә катнашу тора.
Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы визитның мөһим вакыйгаларының берсе булачак, анда яклар ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Шулай ук перспективалы икътисади һәм инвестицион проектларны күрсәткән Татарстан стенды тәкъдим ителәчәк. Мәдәни программа кысаларында катнашучылар Мукам сараеның концерт залында уза торган Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре концертын карыйячак.
Белешмә өчен:
Ашкабад - Төрекмәнстанның башкаласы, дәүләтнең иң зур идарә-сәяси, сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәге. 2013 елда дөньядагы иң ак мәрмәрле шәһәр буларак Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: