Чимал булмаган экспорт – безнең коткару таякчыгы! Татарстан яңа сату базарларын ача

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

2016 елның 17-20 октябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы VIETNAM INTERNATIONAL INDUSTRIAL FAIR VIIF-2016 халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Вьетнам Республикасы башкаласы Ханой шәһәрендә күргәзмә экспозициясен оештырды.

Визит Татарстан инвестицион үсеш агентлыгының карамагындагы оешма булып торучы Татарстан эскпорт корпорациясе тарафыннан әзерләнде.

Вьетнам Социалистик Республикасындагы Россия Федерациясе Сәүдә вәкиле Харитонов В.Н. әфәнде белән агымдагы Вьетнам базарын Татарстан продукциясе белән тәэмин итү һәм яңа продукция экспортының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Вьетнам хезмәттәшләренә килгәндә, Чит эшләр министрлыгы ягыннан - KIM NGOC, Vietnam Exhibition and Conference association - Dr. MAI ANH, Ministry of industry and trade, Vietnam Trade Promotion Agency - BUI HUY SON, һәм әлбәттә берничә Вьетнам эшмәкәрләре күбрәк кызыксыну белдерделәр.

«Без яңа сату базарларын эзләүче оешмаларны тәкъдим иттек. Мәсәлән, Элекон заводы, БМЗ (Бөгелмә механика заводы), Винтерком (суыткыч һәм климатик җиһазлар), Радар (порошок капламалары үзәге), Нефтемаш Азнакай заводы (өстәп төзүләр һәм модульле чишелешләр), МультиПласт (төзелеш материаллары) һәм башкалар. Эскпорт корпорациясе Татарстанның чимал булмаган экспортын үстерүгә юнәлтелгән, бу безнең икътисадны диверсификацияләүгә өлеш кертүгә мөмкинлек бирә. Бертуктаусыз үзгәрә торган нефтькә бәяләр һәм прогноз ясау авыр булган шартларда чимал булмаган экспорт – безнең коткару таякчыгы», - дип фикерләре белән уртаклашты Талия Миңнуллина - Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Тарихта күптәннән барлыкка килгән Вьетнамның Россия Федерациясенә  карата җылы мөнәсәбәтләре яңа импульс кирәк булган Россия-Вьетнам тышкы сәүдә элемтәләрен перспективалы ясый. Үз вакытларында Советлар Союзында укып чыккан бик күп Вьетнам белгечләре рус телендә сөйләшәләр, Россия товарларына һәм хезмәтләренә уңай карыйлар һәм Россия оешмаларына аларның продукциясе белән урындагы базарга керүдә чын күңелдән ярдәм тәкъдим итәләр. Вьетнам хезмәттәшләре аларның продукциясен республика базарына кертүдә ярдәм сорадылар. Һәм монда урындагы товар җитештерүчеләр белән ярыш булмаячак, чөнки Вьетнам кофены турыдан-туры Татарстанның сәүдә челтәрләрендә сатуда ярдәм сорый (Вьетнам кофены экспортлау буенча 2-нче урында тора). Бу, сәүдә арадашчыларының күбесен читтә калдырып, продукция белән турыдан-туры тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм Вьетнам-Татарстан һәм, нәтиҗә буларак, Вьетнам-Россия товар әйләнешен арттырачак.      

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International