Татарстан һәм Германиянең 10-еллык хезмәттәшлеге: Яңа этап

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми республика делегациясе составында Германия Федератив Республикасында. Дүсселдорфтә Татарстан делегациясе 19 октябрьдән алып 26 октябрьгә кадәр узачак К’-2016 20-нче юбилей махсуслаштырылган пластмасс һәм каучук күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра.

Әлеге күргәзмә эшләнмәләр, фәнни тикшеренүләр, җитештерү һәм технологияләр, пластмасса һәм каучук куллану өлкәсендә  дөньяда иң зур булып санала. К’күргәзмәсе өч елга бер мәртәбә уздырыла. Быел гомуми мәйданы 168 мең кв.м. булган «Мессе Дүсселдорф» комплексының 19 павильонында бөтен дөньядан җыелган 3 меңнән артык экспонентлар эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Көтелгән күргәзмәгә килүчеләр саны – кимендә 220 мең кеше.

Рәсми визит барышында ThyssenKrupp, Wilo, MMC Neuwirth, SMS Group, A.Schulman һәм Lehnvoss кебек Германия компанияләре җитәкчелеге белән берничә эшлекле очрашу узды. Шулай ук Мессе Дүсселдорф Идарәсе рәисе Вернер Дорншайд әфәнде һәм Дүсселдорф обер-бургомистры Томас Гайзель белән очрашулар үтте.

Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире Икътисад министрлыгы дәүләт сәркатибе Гюнтер Хорзетцки катнашкан Төньяк Рейн – Вестфалия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу төп вакыйгаларның берсе булды. Әлеге очрашу кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе заманча Татарстанны, шулай ук республиканың инвестицион һәм икътисади сөйкемлелеген күрсәтте.

«2015 ел эчендә Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше 1 млрд. евродан артты, - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – 10 елдан артык нәтиҗәле хезмәттәшлек итү вакыты эчендә без күп санлы бизнес-проектларны тормышка ашырдык. Хәзер яңа бердәм идеялар турында фикер алышабыз».

Әлеге визитның Татарстан Республикасы ягыннан җаваплы булуын искә төшерик. Шулай, сентябрь аенда Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире Икътисад министрлыгы дәүләт сәркатибе Гюнтер Хорзетцки әфәнде Казанга рәсми визит белән килде, аның барышында яклар үзара табышлы хезмәттәшлек, шул исәптән инвестицияләр өлкәсендә, перспективалары һәм механизмнары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында Сименс (элемтә, энергетика, җиһаз лизингы); БАСФ (химия продукциясе); Бош (машина төзелеше);  Краус Мафай (нефть химиясе); Линде (химия); Кнорр-Бремзе (КАМАЗ өлешләре); Цанрадфабрик (КАМАЗ тапшырулар тартмалары); Фойт (автоматик тапшырулар тартмалары); Сария Био Индастриз (хайван чималыннан эшләнгән әйберләр чыгару) һәм башкалар кебек әйдәп баручы Германия фирмаларының уңышлы эшләвен билгеләргә кирәк. Моннан тыш, Метро, Медиа Маркт, Зельгрос һәм Вюрт Германия сәүдә челтәрләре республикада яшәүчеләр арасында танылган. Татарстан оешмалары һәм банклары Дрезднер-банк, Дойче банк, Коммерцбанк белән элемтәдә тора. Ә июнь аенда  «Казан - Майндагы Франкфурт» туры авиарейсы ачылуы бизнес-партнерларның элемтәләрен җиңеләйтергә мөмкинлек бирде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International