Хыял күченүе яисә Татарстан Россияне сайлый

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә без төрле эшчәнлек өлкәләрендәге белгечләрнең сөйкемлерәк тормыш яисә яхшырак хезмәт шартлары артыннан якын яки ерак чит илләргә китүләре турында бик еш ишетәбез. Шундый марш-ыргылышны ни кадәрле дөрес дип табарга була дигән сорау барлыкка килә. Россия икътисады стабиль булмаган шартларда барысын ташлап башка илгә яшәргә һәм анда эшләргә китәргә теләгән кешене теләсә кайсы регионда табарга була дип тоела. 

Тулы картинаны һәм башка илләргә китүгә омтылышларны күз алдына китерер өчен статистикага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның белән, халык әйтмешли, бәхәсләшеп булмый. Шулай, заманча Россия тарихында иң күп эмиграция очраклары үзгәртеп кору чорыннан соң 1992 кәбисә елда күзәтелә. Шул вакытта бер ел эчендә илдән 704 мең кеше китте. Ул чорда Россиядәге халык саны хәзерге заман белән чагыштырырлык иде, барысы 148 млн. кешегә якын. Аннары темп 90-нчы елларда кинәт кимеде. Уңай юнәлешне 213,4 меңлек күрсәткечләр белән 1998 дефолт елы бозды. Халык илдән китүенең минимумы итеп барысы 33 мең Россия гражданнары киткән 2009 ел теркәп куелган. Шуннан соң тагын ике ел эчендә эмигрантлар агымы иң аз сакланды. 2011 елда барысы 37 мең кеше китте. Шуннан эмиграция үсешен чагылдырган тискәре юнәлеш кабаттан дәвам итте. Шулай, 2012 елда күрсәткечләр 123 меңгә кадәр артты. Ә 2015 елда Гражданнар инициативалары комитеты мәгълүматлары буенча Россиядән 353,3 мең кеше китте, бу 2009 елның иң аз күрсәткечләренә караганда бик күп санала. Шуларның барысы исәпкә алынса да, социологлар милли республикаларда яшәүчеләр китмиләр дияргә була дип билгелиләр.   

Шундый республикалар арасында булган Татарстанда яшәүчеләр экспертларның бу хакта фикерен раслыйлар, һәм Antal Russia рекрутинглау компаниясе аналитикасы ярдәмендә без моңа ышана алдык. Башка регионнарда яшәүчеләр белән чагыштырганда Казанлылар кызыклы эш өчен чит илгә китәргә сирәк очракларда гына әзер. Аналитиклар отчеты мәгълүматлары буенча, Казанда сорашып чыкканнарның 25 проценты гына сөйкемле урын өчен башка илгә китәргә әзер. Шул ук вакытта гомумән алганда Россия респондентлары арасында сорауларга җавап биргәннәрнең яртысы китәргә әзер булдылар.  33 процент Россиядә карьера төзергә тели дип һичшиксез ышана. Барысы Россия һәм халыкара компанияләрнең 5,5 меңнән артык хезмәткәренә сорау бирелде.

Шулай ук Казанда ихтимал булган эш бирүченең милләте мөһим булмаган респондентлар 15 процентка күбрәк. Казанда яшәүчеләрнең 41 проценты компаниянең нинди илдә урнашуы мөһим түгел дип саныйлар. Шул ук вакытта Казандагы респондентлар алдагы 12 ай эчендәге Россия  икътисадының киләчәген оптимистик рәвештә бәялиләр. Аларның арасында, гомумән Россия буенча сораштырылганнарга караганда, илнең киләчәгенә оптимистик һәм бик оптимистик бәя бирүчеләр 10 процентка күбрәк.

Татарстан Республикасының роле һәм сөйкемлелеге турында Татарстан Хөкүмәтенең иң яшь әгъзасы Талия Миңнуллина фикере белән уртаклашты:

«Без дөнья буйлап инвесторларны эзләп йөрибез. Һәм мин Казанның тормыш һәм эш, әлбәттә инвестицияләү өчен ни дәрәҗәдә уңайлы шәһәр булуына һәрвакыт ышанам. Бу һәркем өчен мөмкинлекләр булган шәһәр, гаҗәеп үсеш динамикасына һәм көчле энергетикага ия булган шәһәр. Казанга килегез!».

Һәм чыннан да, Татарстан әйдәп баручы Россиягә туры чит ил инвестицияләрен алучыларның арасына керә. Моннан тыш, республика рәттән 2 ел Россиядәге субъектлар арасында инвестицион климат буенча аеруча сөйкемле регион титулын саклап кала. Шуңа нигезләнеп, Татарстанда күп яңа компанияләр һәм эш өчен сөйкемле өлкәләр барлыкка килә, бу һичшиксез уңышлы карьераны төзү өчен әлеге регионны сайлауда иң мөһим факторларның берсе булып тора.

«Гомумән алганда инвестицияләү өчен өстенлекле юнәлешләр кеше капиталы һәм аның үсешен иң әһәмиятле мәсьәлә итеп куйган 2030 елга кадәр Татарстанның үсеш стратегиясе тарафыннан билгеләнгән. Күптән түгел Казан үзенең Үсеш стратегиясен тәкъдим итте, аны эшләп чыгаруда без актив рәвештә катнаштык. Безнең өчен төрле социаль инвестицияләр мөһим, мәсәлән, халык тормышы сыйфатына тәэсир итүче мәгариф тармагына, медицинага, инфраструктураның яңа объектларына», - дип республика максатларын билгели Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Бөтен дөньяда иң яхшы акыллар өчен көрәш бара, шуңа күрә бүгенге көндә талант ияләрен ычкындырмауга һәм Татарстанда, шул исәптән Казанда, яңа талантларны үстерү өчен шартлар тудыруга күп көч куела. Динамика уңай. Әгәр Сез акыллы һәм сәләтле икән, яшәү урынын алыштырырга уйлыйсыз икән – Татарстанның бизнес-идеяларны тормышка ашыру һәм уңайлы тормыш өчен иң яхшы урын булуын белегез. 

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International