Кытайның иң зур сәнәгать күргәзмәсе эшен башлап җибәрде

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген 5 ноябрьгә кадәр дәвам итүче 18-нче СIIF’2016 Кытай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшен башлап җибәрде.

Татарстан делегациясен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли, гадәттәгечә регион башлыгын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата. Шулай ук делегация составына «Алабуга» МИЗы, «Иннополис» МИЗы, «Татнефть» ГАҖ, «Агросервис» ФҖБ, «РариТЭК» ҖЧҖ, «Бизнеска ярдәм итү ассоциациясе» ФҖБ һәм башкаларның вәкилләре керде.

Чара Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм КХР Хөкүмәте җитәкчеләре катнашуы белән Россия экспозициясе ачылу тантанасыннан башланды. Шуннан соң хөкүмәтләр җитәкчеләренең даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара ярдәмче комиссиясенең утырышы узды. Чираттагы утырыш 2017 елда Казан шәһәрендә узачак.

Татарстан стендында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Кытай Халык Республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэйга заманча Татарстанны күрсәтте. Агентлык җитәкчесе Мяо Вэйны Татарстанга килергә чакырды.

«Сәнәгать партнерлыгы: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумының Пленар утырышы ярминкәнең беренче көненең төп моменты булды. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия регионнарының инвестицион эшчәнлеге көчәюе турында хәбәр итте, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөмкинлекләре һәм казанышлары турында доклад белән чыгыш ясады.

Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан делегациясенең Татарстанны стратегик партнер итеп санаучы берничә Кытай компанияләре белән эшлекле сөйләшүләре узды.

«Татарстан – Россиянең иң актив регионы, әлеге күргәзмәдә генә түгел. Кытайдан килгән инвесторлар – безнең чынбарлык. Безнең шушы сәфәрдә сөйләшүләр барышында Татарстан Президенты дәрәҗәсендә кул куелган яңа проектлар турында килешүләр бар.» - дип уртаклашты Талия Миңнуллина.

Белешмә өчен:

CIIF – дәүләтара икътисади һәм сәүдә элемтәләрен үстерү өчен Кытайның иң зур күргәзмә платформасы. Быел беренче тапкыр күргәзмәнең партнер иле барлыкка килде. Бу статус Россиягә бирелде.

 National Exhibition and Convention Center (NEEC) күргәзмә комплексы – дөньядагы иң зур күргәзмә комплексы. Комплексның күргәзмә мәйданы 500 000 кв.м. тәшкил итә, шуларның 400 000 кв.м. – ябык күргәзмә мәйданы һәм 100 000 кв.м. – ачык мәйданнар.

2016 елда күргәзмәдә 30 илдән килгән 2500гә якын компания катнаша, аларның арасында Германия, АКШ, Япония, Көньяк Корея, Италия һәм башкалар. Традицион катнашучылар - Toshiba, TRUMPF, Huawei, Goldwind, CheryAutomobile, Shaanxi, Mitsubishi, Renault, Amada, Salvagnini, BoschRexroth, Omron, Intel, Hitachi, Eaton, Volvo, Porsche, Michelin, FANUC, Panasonic, Yamaha һәм башка сәнәгать лидерлары.     

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International