CIIF’2016: эш тулы куәт белән бара

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

18-нче СIIF’2016 Кытай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшчәнлегенең икенче көне тәмамланды. Бүгенге көн эшлекле программага багышланды, аерым алганда дискуссион мәйданнарда Россия һәм халыкара экспертлар чыгыш ясадылар.

Шулай көннең беренче яртысында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Hilong Кытай компаниясе белән очрашуны үткәрде. Сөйләшүләр барышында яклар компания делегациясе булган җитештерү куәте һәм законнар базасы, салым җиңеллекләре һәм сәнәгать мәйданнары белән танышу өчен Татарстан Республикасына килергә тиеш икәнлеге белән килештеләр.

   «Россия регионнарының инвестицион проектлары» сессиясе барышында Талия Миңнуллина заманча Татарстанны күрсәтте, республиканың махсус икътисадый зоналары, сәнәгать парклары, узып китүче үсеш территорияләре һәм булган инвестицион проектлар турында сөйләде.

Моннан тыш, күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында «Сәнәгать тармагында автоматизацияләү һәм робот техникасы» түгәрәк өстәле үтте, анда экспертлар Россиядә һәм Кытайда тармакка ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук алдынгы робот техникасы эшләнмәләре һәм продуктлары белән таныштылар.

Белешмә өчен:

«Hilong» компанияләре группасы – иң зур халыкара холдинг, югары технологияле нефть-газ җайланмаларын җитештерү һәм нефть-газ тармагының оешмаларына комплекслы хезмәт күрсәтү эшчәнлеген алып бара. Компания нефтьтән ясалган торба капламары бөтендөнья базарының 17%ын һәм күрсәтелгән Кытай базарының 75%ын чолгап ала. Группаның штаб-квартирасы Пекин шәһәрендә урнашкан.   

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International