Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтү советы уздырылды. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе - Күзәтү советы әгъзасы Талия Миңнуллина чарада катнашты һәм 4 проект өчен тавыш бирде.
«Татарстан инвесторларының иң зур өлеше көйләнгән эш системасы, ачыктан-ачык кагыйдәләр һәм үсеш алган инфраструктура, шул исәптән аеруча мөһим булган таможня посты булганга күрә Алабуганы сайлый. Америка инвесторы янгынга чыдамлы материаллар, өч Россия инвесторы җылылык үткәрми торган торбаүткәргечләре, өч компонентлы шприцлар һәм модификацияләнгән цемент җитештерәчәк. Инвесторлар Татарстанга гына түгел, ә бөтен Россиягә юнәлеш алганнар. Бу проектларга гомуми инвестицияләр күләме 1 млрд. 28 млн. сум тәшкил итә. Җитештерүләр 2017 елда җибәреләчәк. Без инвесторлар керемнәрен Татарстанга кабат нвестицияләүләре өстендә эшләячәкбез», - дип уртаклашты Талия Миңнуллина.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: