Кытайның Россиягә бизнес-миссиясе

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Гуйчжоу Кытай провинциясе эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу узды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Урынбасары – Россия Федерациясендәге Республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхметшин сәламләде. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкиле Кытай делегациясенә республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтте. Чыгышта Татарстан белән Кытай арасында мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле булуы һәм ел саен төрле тармаклардан тагын да күбрәк инвесторларның барлыкка килүе ассызыкланды. Бу мәгълүмат провинциянең хакимият һәм аңа керүче шәһәрләр һәм бизнес вәкилләре тәшкил иткән Кытай делегациясе тарафыннан кызыксыну белән кабул ителде.

Чара кысаларында Кытайдан килгән кунакларны Татарстанда уздырыла торган зур халыкара күргәзмәләрдә һәм 2016-2017 еллардагы форумнарда катнашырга һәм Казанга һәм гомумән Татарстанга килергә чакырдылар. Кытай делегациясенең җитәкчесе Татарстанның һәм Гуйчжоу провинциясенең күп охшаш сыйфатларга ия булуын билгеләде, бу  киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлек  өчен нигез булып торачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе составындагы Агентлыкның 1 ноябрьдән алып 5 ноябрьгә кадәр Шанхайда (КХР) 18-нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә һәм «Сәнәгать партнерлыгы: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумында катнашканын өстәргә кирәк.   

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International