Коррупциягә каршы эшчәнлек - тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә коррупция очракларын кисәтүгә, илтифат итүгә һәм юкка чыгаруга юнәлдерелгән оештыру, хокукый, әхлакый, профилактик һәм башка характердагы чаралар җыелмасы. Коррупциягә каршы көрәшнең хокук мәсьәләләре, коррупциягә каршы белем бирү һәм тәрбияләү, коррупциягә каршы өлкәдәге эшчәнлеккә бәя бирү – 9 ноябрьдә «Корстон» КСКК базасында старт алган Россия регионнарында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар шушы һәм башка күп мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Конференцияне Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты ярдәме белән Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары оештырдылар.

Чарада 56 Россия регионнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Идел буе федераль округындагы илебез Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Александр Давыдов, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре.
Конференция Рөстәм Миңнехановның тематик күргәзмәне карап чыгуыннан башланды. Дистәдән артык экспонент күп кызыклы әйберләрне тәкъдим итте – составы буенча саф продуктлардан алып махсус җиһазларга кадәр. Шулай ук Иҗади яшьләрнең республика иҗтимагый берләшмәсе «Татарстан яшьләре коррупциягә каршы» стендын әзерләде. Яшьләр стендында республика Президенты интерактив картада, махсус магнит-символны беркетеп, Татарстанны коррупциядән ирекле территория буларак билгеләде.

Алга таба «Коррупциягә каршы көрәш» фильмын күрсәтүдән башланган пленар утырыш узды. Шуннан соң Татарстан Президенты сәламләү сүзе белән катнашучыларга мөрәҗәгать итәчәк. Чыгышында ул Татарстанның үзен коррупциягә каршы көрәш территориясе дип исәпләвен билгеләде. Махсус программалар кысаларында республикада бу бурычны хәл итүгә багышланган чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Бу эштә дәүләт идарәсенең үтә күренмәле булуына, административ каршылыкларны киметүгә һәм процедураларны гадиләштерүгә, дәүләт хакимияте органнары карарларын гамәлгә ашыруга иҗтимагый күзәтчелеккә һәм тикшереп торуга кешеләрне җәлеп итүгә, шулай ук халыкның хокук өлкәсендәге белемнәрен арттыруга аерым әһәмият бирелә.
ТР Президентының сүзләре буенча, республикада дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында коррупцияне профилактикалауга аерым игътибар бирелә. «Ачык Татарстан» мәгълүмат системасы бу эшчәнлектә эффектив корал булып хезмәт итә. Ул коррупция куркынычын ачыкларга һәм хокук бозуның тискәре нәтиҗәләренә юл куймаска ярдәм итә. «Ачык Татарстан» 240 сервисны тәкъдим итүче дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү порталы булып тора, шул исәптән «Электрон мәгариф», «Электрон сәламәтлек саклау», «Электрон ТКХ» проектлары кысаларында.

Конференциядә катнашучыларга Идел буе федераль округындагы РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сәламләү сүзендә Александр Давыдов билгеләде: «Округның регионнарында коррупциягә каршы эшчәнлек тулы вәкаләтле вәкилнең аерым күзәтүе астында тора. Без уздырган чаралар кысаларында субъекттагы коррупция дәрәҗәсенә бәя бирергә генә түгел, ә тиешле эшчәнлек өлкәсендә хәлне яхшырту буенча төгәл чараларны оештырырга ярдәм итүче регионнарның коррупциягә каршы паспортлары формалаштырылды. Нәтиҗәләре Россия Президенты Администрациясенә тапшырыла торган округның регионнарында коррупциягә каршы көрәшкә кагылышлы чараларны квартал саен күзәтү оештырылган».
Тулы вәкаләтле вәкилнең ярдәмчесе тулы вәкаләтле вәкилнең аппаратында коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү буенча махсус эшлекле группа булдырылганын ассызыклады.

Пленар утырышта чыгышлардан соң эш секцияләрдә дәвам итте. Секция утырышларында коррупциягә каршы эшчәнлекнең хокукый, икътисади, социологик, педагогик, психологик һәм башка аспектлары тикшерелде.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: