Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты «ТР икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыру турында» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Парламент комитеты рәисе Рәфис Борганов депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни берләшмә һәм бизнес вәкилләре катнашуы белән утырыш үткәрде. Ул инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясаган һәм шуннан соң әле озак вакыт эчендә чарада катнашучыларның сорауларына җавап биргән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең Беренче урынбасары Инсаф Галиевка беренчеләрдән булып сүз бирде.

Инвесторлар белән эш буенча Татарстанның фронт-офисы тарафыннан сайланган стратегия Агентлык вәкиле чыгышының төп темасы булып торды. Бүгенге көнгә 3-еллык периодка һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстан Республикасы инвестицион үсешенең тармак стратегиясе эшләп чыгарылган һәм ул әлеге икътисад өлкәсен үстерү буенча мәсьәләләрне нәтиҗәле рәвештә хәл итергә мөмкинлек бирүче заманча эш коралы булып тора. Эшчәнлек төп 6 юнәлеш: аналитика, алга таба мавыктыру, җәлеп итү, күзәтү, шартлар булдыру һәм башка катнашучылар белән аралашу буенча алып барыла. Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру буенча эш аеруча сизелә: быел Агентлык вәкилләре 40тан артык илдә булдылар, дистәләгән иң зур халыкара күргәзмәләрдә һәм форумнарда Республиканың катнашуын оештырдылар, һәм күпчелек баштагы килешүләр ихтимал булган инвесторларның җаваплы визитлары рәвешендә нәтиҗәләр бирә. Статистиканы алып бару вакыты эчендә Татарстанда чит ил катнашуы белән 780 оешма, аларның 119ы – бары тик 2016 елның 9 ае эчендә теркәлде! Инвестицион өлкәнең барлык күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә: бюджет акчасын исәпкә алып һәм аңардан тыш төп капиталга инвестицияләрдә, гомумән алганда чит ил инвестицияләрендә һәм аерым алганда туры чит ил инвестицияләрендә. Инвестицион активлыкның үсешен Татарстанстат та, Россиянең Үзәк банкы да билгели. Илебезнең төп финанс регуляторы мәгълүматлары буенча Татарстан 2011 елдагы 38-нче урыннан 2015 елда 13-нчегә күтәрелде. Агентлык тулай төбәк продуктына чит ил инвестицияләренең өлеше артуын тикшереп тора: шулай, соңгы 5 ел эчендә ул 0,2%тан 2%ка кадәр артты.
Өметле күренеш Татарстанның Дәүләт советы вәкилләренә тәэсир калдырды, шул ук вакытта утырышта катнашучы депутатлар мөмкин булган тар урыннарга карата бик игътибарлы мөнәсәбәтнең мөһимлегенә басым ясадылар. Рәфис Борганов инвесторга дөрес карар кабул итергә комачауларга һәм кире кагуның сәбәбенә әйләнергә мөмкин булган исәпкә алынмаслык һәм әһәмияте аз булган мәсьәләләргә дә игътибар бирергә киңәш итте, һәм мәсьәлә барлыкка килгәч үк аның турында белдерергә һәм аны бергәләп хәл итергә өндәде.

Утырыш К(Иб)ФУ финанс-икътисад институты базасында узды, һәм Комитет рәисе республиканың инвестицион эшчәнлеген яхшырту өчен эшләп чыгарылган коралларны кулланырга, димәк – Агентлыкның яңа бинасында эш алып барырга кирәк икәненә игътибарны юнәлтте. Чынлап та, Татарстанның казанышлары һәм потенциалы белән танышырга чакырылган һәр инвестор «Wow!» дип әйтерлек һәм республикабызны сайларлык техника камиллегенең иң югары дәрәҗәсендә җиһазландырылган шоу-рум – бүлмәләрнең күрсәтү комплексы төзелеше тәмамлау стадиясендә.
«Депутатлар инвестицион эшчәнлекнең актив катнашучылары булып торалар. Безнең көйле эш ярдәме белән быел язын Республикада дәүләт-шәхси партнерлык турында закон кабул ителде. Ә безнең закон чыгаручыларның оешканлыгы оптимизм хисе тудыра, шуңа күрә без барлыкка килә торган мәсьәләләр турында ачык фикер алышырга курыкмыйбыз. Инвесторлар белән эштә без икътисадның заманча юнәлешләре һәм проектларны тормышка ашыру белән бәйле бик күп мәсьәләләргә: таможня, виза, төзелеш, муниципаль мәсьәләләргә юлыгабыз, һәм без Дәүләт советының безгә һәрвакыт ярдәм итәчәген беләбез,» - дип ышана Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: