Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә һәм үзара хөрмәткә нигезләнә, стратегик партнерлык рухында үсә. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны Россия Федерациясендәге Һиндстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран әфәнде белән очрашу барышында билгеләде. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Очрашу барышында яклар үзара кызыксыну уяткан өлкәләрдә алга таба аралашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киләсе елда Россия һәм Һиндстан арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәген өстәргә кирәк.
«Индия белән зур бердәм инвестицион проектлар әлегә юк. Ләкин шул делегациядән өч проект эшкә кертелде: бу тракторларны җыю, азык-төлек белән бәйле планнар. Урамнарны яктырту буенча тагын бер инфраструктур проект бар, ул 2016 елның сентябреннән тормышка ашырыла. Килешеп булырмы икәнен киләчәктә күрербез», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: