Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы КХРның Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләре, шулай ук бердәм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Чэн Вэй әфәндене дипломатик миссиясе башлану белән котлады һәм бу урындагы эшенең Россия-Кытайның дусларча мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Кытай хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итүенә ышаныч белдерде.
Быел октябрь аенда Кытайның Татарстан башкаласындагы Генераль консуллыгының рәсми рәвештә эшенә керешкәнен искә төшерик.

«Президент яңа консуллык өчен җир участогын сайлау буенча йомыш бирде. Кытайның консуллыгын ачу инвестицион хезмәттәшлектә уңай чагылачак», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: