Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның идарә рәисе Вахид Йылдырым җитәкләгән «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләре белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Алга таба сөйләшүләр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы офисында дәвам итте.
Татарстан Республикасында Зөя мультимодаль логистика үзәге базасында бердәм сәнәгать зонасын булдыру фикер алышуның төп темасы булып торды.
Очрашу барышында Төркия вәкилләре Зөя мультимодаль логистика үзәге мәйданы, аның елга, авто- һәм тимер юлларны берләштерү өлешендә транспорт логистикасы мөмкинлекләре, шул мәйданның башка өстенлекләре белән танышканнары турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, бүгенге көндә регионда Төркия капиталы катнашуы белән 10 проект эшләп килүен, шуларның арасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы җитештерүләр, нефть химиясе тармагындагы оешмаларда бердәм проектлар булганын искә төшерде. Ул шулай ук Төркия партнерлары белән бердәм Зөя мультимодаль логистика үзәгенең үсеш проекты буенча 2015 елда фикер алышу узганын билгеләде.
«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахид Йылдырым, үз чиратында, Төркиядә мондый күп сәнәгать зоналарының булдырылганын һәм эшләп килүен ассызыклады. Ул Зөя үзәге мәйданының кызыксыну уятуын, монда бизнес алып бару өчен бөтен нәрсә дә каралганын өстәде.
Татарстанның Президенты Зөя мультимодаль логистика үзәге базасында бердәм проект буенча эшлекле группа төзергә тәкъдим итте. Ни рәвешле һәм ничек хезмәттәшлек итәчәгебезне билгеләү мөһим, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, проект үсешенең уртак нокталарын табырга кирәк. Ул республиканың чит ил инвесторлары белән бердәм проектларны тормышка ашыру өлешендә җитди тәҗрибәсе тупланганын ассызыклады. Очрашуның ахырында яклар проект буенча фикер алышуны эшлекле группа эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча якынча бер айдан соң дәвам итәргә килештеләр.
«Төркия – безнең тупланган капитал буенча чит ил инвесторы-лидеры. Сәнәгать тибындагы бердәм мәйдан булдыру – ике як өчен дә яхшы перспектива. Хәзер, Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә яз вакыты җиткәч, «Татарстан-Төркия лаләсе» чәчәк атарга мөмкин», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Белешмә өчен:
«Гебзе» махсус сәнәгать зонасы (GOSB) Гебзе провинциясендә, Истанбул һәм Коджаэли шәһәрләре арасындагы чиктә, 537 га мәйданында урнашкан. Ул 1986 елда барлыкка килде. Хәзерге вакытта GOSBта 156 компания эшли, аларның 42 чит ил компанияләре булып тора. Хезмәткәрләр саны – 22 мең кеше.
GOSB – кредитны кулланмыйча тулысынча инвесторлар керткән акчага эшләүче Төркиядә һәм дөньяда беренче һәм иң тиз үсүче махсус сәнәгать зонасы. Зонаның оешмалар экспорты 1 миллиардтан артык АКШ доллары тәшкил итә, инвестицияләр күләме – 1,35 млрд. АКШ долларына якын. Зона резидентларының эшчәнлек өлкәләре машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, автокомпонентларны җитештерү, IT өлкәсе, азык-төлек продуктларын җитештерү, пластмасса, электрик җиһазлар, электроника җитештерү һ.б. эченә ала. GOSBта Германия, Австрия, АКШ, Дания, Финляндия, Франция, Нидерландлар, Бөекбритания, Швеция, Швейцария, Италия, Израиль, Япония, Люксембург һәм Көньяк Кореядән компанияләр эшли.
Зона үз резидентларына төрле хезмәт күрсәтә, анда лицензияләр һәм рөхсәтләр керә: зоналаштыру, төзелешкә рөхсәт, агып җыелучы суларны чистарту һәм пожар куркынычсызлыгы буенча сертификатлар, эш лицензияләре һәм башкалар. Зона территориясендә технопарк, банклар, мәктәп, сәнгать галереясы, күргәзмә һәм рекреацион үзәкләре урнашкан.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: