«Алабуга» МИЗының эсперт советы 1 млрд. сумлык проектларны хуплады

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының эсперт советының икенче утырышы узды. Утырышта эксперт советы әгъзалары катнаштылар, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аларның берсе булып тора. Ике яңа компания-резидентның проектлары тикшерелде. Яңа җитештерүләрнең төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме – миллиард сум.

Беренче компаниянең инвестицион проекты корычтан әзерләнгән материалларны җитештерү буенча заводны төзүне күздә тота, билгеләнгән инвестицияләр күләме 350 млн. сум. тәшкил итәчәк. Үз чиратында икенче компания сыгылмалы насослы-компрессор торбалары җитештерү буенча заводны төзүне тәкъдим итте, билгеләнгән инвестицияләр күләме 640 млн. сум.

«Инвесторның төп мәсьәләсе, кагыйдә буларак, продукцияне сатуга кайтып кала һәм проектның уңышы заказларның күләме белән тәэмин ителә, шуңа күрә шушы ике проектның очрагында заказ бирүчеләрнең конкрет исемлеге булуы һәм аларның җитештерелгән продукцияне сатып алуга карата кызыксыну белдерүе бик мөһим», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Алга таба бу проектларны резидент статусы бирү турында катгый карар кабул итү өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карамагындагы«Алабуга» МИЗы күзәтү советы тарафыннан тикшерүгә җибәрү планлаштырылган.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International