2016 елның ноябрь ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе ике көнлек эшлекле визит белән Франциядә булды. Гадәттәгечә, республика башлыгын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты.
Шулай, беренче көнне Франциядәге Россия Федерациясенең Илчелеге бинасында татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашу узды. Сәламләү сүзендә Татарстан башлыгы очрашу мөмкинлеге, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул төрле илләргә эш сәфәрләре барышында һәрвакыт татар оешмалары вәкилләре белән очрашып сөйләшүе, ватаннарыннан читтә татар телен саклау буенча фикер алышуы турында хәбәр итте.
30 ноябрьдә «Франция – Татарстан» эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина регионның инвестицион потенциалын күрсәтте. Моннан тыш, Татарстан делегациясе Франция компанияләренең топ-менеджменты, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, шулай ук Франция Сенаты рәисе Жерар Ларше белән берничә сөйләшү үткәрде.

Франция белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең актив рәвештә үсүен искә төшерик. 2015 елның нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Франция арасында тышкы сәүдә әйләнеше 158 млн. евро тәшкил итте. 20 елдан артык Парижда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшләп килә, ә Казанда Франция мактаулы консулы эшли, виза үзәге ачылган һәм «Альянс – Франсез» мәдәни-мәгърифәт оешмасы актив эшчәнлек алып бара.

«Франция компанияләре Татарстан Республикасына актив инвестициялиләр. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә Air Liquide, Schneider Electric, Leroy Merlin, Decathlon, Auchan һәм башка компанияләр эшли. Бу чираттагы тапкыр иң яхшы инвестицияләү шартларының нәкъ Татарстанда тәкъдим ителгәнен раслый. Безнең яңа проектлар буенча килешүләр бар – аларны эшкәртеп җиткерәчәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: