Бүген Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Иран Ислам Республикасының Хорасан-Разави провинциясе делегациясе инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын күрсәтте. Сәламләү сүзендә агентлык җитәкчесе белдерде: «Без узган елның март аенда эшлекле визит белән Иранда булдык. Безне кунакчыл һәм дусларча кабул иттеләр, Иран икътисадының күп төрлелеге гаҗәпләндерде. Регионнар дәрәҗәсендә тыгыз хезмәттәшлек – Россия-Иран сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсешенең иң мөһим факторы».
Үз чиратында Хорасан-Разави провинциясенең сәнәгать, ресурслар һәм сәүдә оешмасы җитәкчесе икътисадның төп тармаклары турында сөйләде. Бу авыл хуҗалыгы (бодай, арпа, мамык, зәгъфрән, йөзем, шикәр чөгендере, рапс, помидорлар), азык-төлек, күн эшкәртүче, туку, аяк киеме, автомобиль, электротехник, металлургия, нефть химиясе, керамика сәнәгате, энергетика, төзү материаллары, автомобиль өлешләре һәм кремний җитештерү, транспорт, сәүдә, нефть, газ, фирәзә, бакыр рудасы, алтын һәм таш тозы чыгару. Хорасан-Разави провинциясе бакчачылык продукциясенең биш төрен җитештерү буенча илдә беренче урында тора, алар исәбенә армут, чия, караҗимеш, зәгъфрән һәм әнис керә. Аеруча игътибар туризмга һәм хаҗга баруга бирелә. Шулай, Иранга һәр елны 27 миллион турист килә.
Очрашуның нәтиҗәләре буенча 2017 елда Иран һәм Татарстан территорияләрендә күргәзмәләрдә катнашу, бергәләп тормышка ашыру өчен инвестицион проектларны карау буенча алга таба эш һәм Хорасан-Разави провинциясендә Татарстан компанияләренең бизнес миссияләрен оештыру турында килешүләр ирешелде.
«Бу нәтиҗәле эшнең башы булуына ышанам. Сез безнең инвесторларыбыз. Сез, Татарстанга килеп, вакытыгызны инвестицияләдегез. Инвестицияләрегезнең хакы чыгарылуын телим», - дип игълан итте Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: