Attention! Игътибар! KazanSummit2017 үткәрү датасы билгеле булды, ул 18-21 майда узачак. Әмма انتباه дип язу акылга ятышлырак булыр иде! Саммит бит Россия һәм Ислам дөньясы илләренең хезмәттәшлегенә багышланган. Киләсе язда Татарстан республикасының башкаласы соңгы елларда Россия регионнары белән Ислам дәүләтләренең икътисадый аралашуы өчен төп мәйданга әйләнгән Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре Халыкара икътисади саммитын тагын бер тапкыр кабул итәчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» Стратегик күренеш группасы рәисе булып билгеләнде. Группа эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы KazanSummit2017 әзерләнү буенча эшне алып бара. Хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу һәм бердәм проектларны тормышка ашыру өчен әйдәп баручы халыкара платформа, шулай ук илебезнең икътисади мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын күрсәтү өчен ярдәм булдырылды.
2016 елның май аенда KazanSummit регистрацияләнгән катнашучылар саны рекорд куйды: катнашучылар дөньяның 51 иленнән килделәр, шул рәвешле Саммит үзен 8 еллык тарих эчендә иң күпсанлы һәм халыкара чара буларак танытты. Бу вакыйга күп хөкүмәт затларын җыйды. Зур урындагы кунаклар арасыннан Казанга 14 Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илленнән илчеләр килде. Моннан тыш, Мисыр, Гамбия, Бәхрәйн, Төрекмәнстан, Әфганстан, Азәрбайҗан, БГӘ профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең халыкара мәйданга килүе мәгънәле булды.
Ә пленар утырышның иң рухландыручы сөйләмнәренең берсе белән ул вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибенең канцеляриясе җитәкчесе булган, ә хәзер, Ияд Мәдәнине постта алыштырып, инде өченче атна ИХО җитәкләгән Юсефу Аль-Усеймину чыгыш ясады. Сүз уңаенда, үзгәрешләр Ислам үсеш банкын да читләтеп узмады, д-р Бандар Хаджар аның яңа җитәкчесе булды. Алмашка килүчеләр, Россия белән үзара табышлы партнерлык хезмәттәшлегенә басым ясап, фарватерда моннан алдагы җитәкчеләрнең сәясәтен дәвам итәләр.
Зур урындагы кунаклар, Татарстанның инвестицияләр өчен өметле мәйдан булуына ышангач, саммитның сыйфатлы рәвештә оештырылганын билгеләделәр. 15 төрле килешүгә кул куелды, бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген раслый. Шулай, узган Саммитта туфракны әзерләп, киләсе язда Казан рәсми затларны гына түгел, ә күп бизнес-партнерларны да җыячак. Нәкъ шуңа Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның басымы ясалган иде, KazanSummit бит – ул озак сроклы проект, һәм аңа карата планнар югары дәрәҗәдәге вәкилләрдә генә түгел, ә беренче чиратта эшмәкәрләрдә дә зур. Annual Investment Meeting (AIM) – иң зур һәр елны БГӘ, Дөбәйдә уза торган инвестицион форумның президенты Давуд аль Шазави килүен раслады. Талия Миңнуллинага рәсми хатында AIM президенты Саммитта катнашу алар өчен никадәр мөһим булуын билгеләде, чөнки шундый тиз үсешкә ия булган дөньяда яңа партнерларны табу, тәҗрибә алмашу кирәк, бу уникаль идеяларны генерацияләү өчен стимул булып торачак. Моннан тыш, WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе җитәкчелеге KazanSummit2017 чакыруны шатланып кабул итте, һәм шулкадәр масштаблы вакыйганың рәсми партнеры булу теләген белдерде.
Киләсе Саммиттның аудитория белән генә түгел, ә программаның эчтәлеге белән дә аерылачагы инде хәзер билгеле. Шулай KazanSummit 2017 яңа өлкәләргә: социаль эшмәкәрлеккә, экологиягә, хәйриягә, корпоратив стратегиясенә һәм геоикътисадка, кластер сәясәтенә, туризмга һәм хәтта ислам мәгърифәтенә кагылачак.
Оештыру комитеты тарафыннан узган Саммиттның уңай тәҗрибәсе хисапка алынды һәм ел саен берничә аеруча эффектив мәйданны: ИХО илләренең яшь дипломатлары конференциясен; «Саклык банкы» ГАҖ эшлекле иртәнге ашын; ИХО илләрендәге яшь эшмәкәрләрнең Казан форумын; үсеш институтлары форумын оештыру турында карар кабул ителде.
Ислам финанслары Саммиттның традицион үзәк темасы булып тора. Ничек партнерлык банкы аша финанслауны файдалана алырлык ясарга, банк хуҗасы һәм вклад ясаучы алдында нинди авырлыклар барлыкка килергә мөмкин? Традицион банк системасы нинди үзгәрешләр кичерергә тиеш? Россия ягы ислам бизнесы өчен инде хәзер нинди шартлар һәм мөмкинлекләр тәкъдим итәргә тиеш?
KazanSummit2017 шул һәм башка күп хәзерге заман сорауларына һәм өндәүләренә җаваплар табылачак.
Катнашучыларны регистрацияләү һәм тулырак мәгълүмат www.kazansummit.ru сайтында.