Бүген Татарстан Германия Федератив Республикасының (ГФР) эшлекле даирәләре вәкилләрен кабул итә.
Очрашу Хөкүмәт Йортында узды. «Без октябрьдә Дүсселдорфка сәфәр барышында берничә ГФР компанияләре вәкилләре белән таныштык. Шул вакытта ихтимал булган проектлар турында фикер алышу һәм Татарстанда хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен билгеләү өчен эшлекле группаны оештыру турында килешүгә ирештек», - дип аңлатма бирде Талия Миңнуллина.
Бүген насослар һәм насос системаларын җитештерү буенча компания вәкиле Йенс Даллендерфер һәм тимер чүкү һәм бастыру өчен җиһазлар милекчесе Райнер Данго Татарстанның эшлекле даирәләре белән берлектә бизнесны үстерү турындагы планнары турында сөйләделәр.
Кунакларга республикада җитештерүләрен урнаштыру мөмкинлекләрен карарага тәкъдим ителде, шул исәптән яхшы инфраструктуралы, салым ташламалары булган мәйданчыкларны, күрсәтелгән Германия оешмаларында куллану өчен Татарстандагы компонентларны экспортлауны оештыру буенча эш алып барыла.
«Киләчәккә өметләр шактый яхшы. Шулай ук Германия инвестицияләре хисабына Татарстанда инжиниринг үзәген ачу мөмкинлеге тикшерелә», - дип билгеләде Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: