7 декабрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашты.
Форум Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Татарстан Республикасына визиты кысаларында узды. Делегация составына шулай ук Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм Төркиянең тышкы икътисадый элемтәләр буенча Комитетның Вице-президенты Митхат Енигюн керделәр.
Форумда Талия Миңнуллина «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» девизы астында Республиканы тәкъдим итте. Регион үсешенең уңышлы тәҗрибәсе турында сөйләде, Республиканың инвестицион һәм икътисадый потенциалын ачып җибәрде һәм Төркия инвесторлары тарафыннан җитештерелә торган продукциянең күп төрлелеген күрсәтте.
Махсус күргәзмәдә Татарстан ягы җитәкчелеге вәкилләре авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, транспорт һәм туризм өлкәсендә эшләрнең хәле турында доклад белән чыгыш ясадылар. «Алабуга» МИЗы җитәкчесе бәйсез икътисадый зонаның үсеш перспективасын тәкъдим итте, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры икътисады югары технологияле индустриягә нигезләнгән «Иннополис» шәһәре турында җентекләбрәк сөйләде. «Яр Чаллы» узып киүче социаль-икътисади үсеш территориясе тәкъдим ителде.
Форумда ике Республиканың вәкилләре хезмәттәшлекне ныгыту һәм товар әйләнешен үстерү мәсьәләләре буенча фикерләрен уртаклаштылар. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, Төркиянең бүгенге көндә Татарстанның вакыт белән сыналган партнеры булуын билгеләде. Президент хәзер Россия белән Төркия арасында сәяси хәлнең нормальләшкәне, һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк икәне турында хәбәр итте.
Төркия Республикасы делегациясе күрсәтелгән кабул итүне югары бәяләде һәм Татарстан белән аралашуны киңәйтү турында ышанычын белдерде.
«Безнең төп максат - инвесторларга уңайлы шартлар тәкъдим итү һәм озак вакытка сузылырлык партнерлык мөнәсәбәтләре тудыру. Бүгенге көндә Төркиядән миллиард ярым доллардан артык инвестицияләнгән. Әмма без шуңарда тукталмыйбыз, алга таба гына барабыз! Türkiye'ye gelecek ziyaretimizde görüşmek üzere» - дип хәбәр итте Талия Миңнуллина.
Белешмә өчен
*тәрҗемә – Быел алдагы Төркиягә визит кысаларында күрешербез.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: