Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласы – Әнкарага рәсми эшлекле визиты уза. Республика башлыгын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата.

Эшлекле визит кысаларында Төркиянең бизнес даирәләре вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу узды. Шулай, Төркия-Татарстан эшлекле форумында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина сәнәгать, инвестицияләр, мәгърифәт, медицина, туризм юнәлешләре буенча аралашу турында доклад белән чыгыш ясады. «Төркия – безнең чит ил инвесторы-лидеры. Без бергәләп зур инвестицион проектларны тормышка ашырдык. Форсаттан файдаланып, Төркия компанияләренә тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кыенлыкларга карамастан, без бердәм юнәлештә эшне дәвам итәбез», - дип уртаклашты Талия Миңнуллина.


Форумның пленар өлеше берничә килешүгә кул кую белән тәмамланды.

Шулай, «Хәят» холдингы (Hayat Holding) Идарәсе рәисе Яхъя Кигылы белән очрашуда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан санитар-гигиеник кәгазь җитештерүче «Хәят Кимья» заводында продукциянең икенче чиратын җибәрү турында карар кабул ителде.
Гебзе оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарә рәисе Вахид Йылдырым белән сөйләшүләр кысаларында Зөя мультимодаль үзәгендә сәнәгать зонасын төзү турында меморандумга кул куелды. Проект «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры үсешенә ярдәм итәчәк һәм транспорт-логистик системаларын һәм җитештерү мәйданнарын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Талия Миңнуллина һәм KBS Корпорациясе җитәкчелеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Хәзерге вакытта Агентлык тарафыннан әлеге компаниянең җитештерүен урнаштыру буенча эш алып барыла.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашачак. Моннан тыш, программа кысаларында Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу һәм Анкара шәһәре мэры Ибраһим Мәлих Гёкчәк белән очрашулар узды.
