Хәләл продукция дөнья базарын яулый

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүгенге көндә һәр җиденче Россия кешесе ислам динен тота һәм Россиядәге һәр хәләл базар 15-20%ка үсә. Базар күләме Мөселманнар нәзәратенең «Хәләл» стандарты буенча Комитет тарафыннан берничә миллиард сумга бәяләнә. Әгәр элек хәләл (шәригать тарафыннан хупланган) азык-төлекләрне мәчет янындагы специальләштерелгән кибетләрдә генә сатып алып булса, хәзер теләсә нинди супермаркетта яшел билге куелган товарлар белән киштә бар.

Хәләл ризыкларның популярлыгы дини карашлар белән генә чикләнми, хәләл-продукциягә карата кызыксынуны шулай ук кешеләрнең аларда шик тудырмаслык сәламәт һәм сыйфатлы ризыкка омтылуы белән аңлатып була. Хәләл продукцияне мөселманнар генә түгел, ә башка дин вәкилләре дә сайлыйлар.

Шулай, 2016 елның 15-17 декабрендә Төркиядә Истанбул шәһәрендә Бөтендөнья Хәләл саммиты һәм Хәләл Экспо (World Halal Summit & Helal Expo) уза, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнаша. Чарада дистәләгән илдән килгән чит ил кунаклары катнаша - халыкара базардагы зур хәләл оешмаларның җитәкчеләре, бөтен дөньядан сертификацияләүче һәм тикшерүче хәләл органнары, танылган галимнәр, ислам финанслары өлкәсендә белгечләр, шулай ук руханилар вәкилләре. Моннан тыш, саммитта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашачак. Сатып алучыларның хәләл продукция турында хәбәрдар булуларына ярдәм итүче оешманы булдыру, шулай ук хәләл продукция базарының лидерларын хезмәттәшлеккә җәлеп итү саммиттның максаты булып тора.

Белешмә өчен:

Хәләл – Ислам күзлегеннән берәр нәрсәне хуплау яисә рөхсәт итүне аңлата торган термин. Ул кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә диярлек кагыла: азык-төлеккә, ял итүгә, финанс эшчәнлегенә, гигиенага, косметикага һәм парфюмериягә, киемгә, күңел ачуга, эшкә, милектән файдалануга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә.    

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International