Тиз үсүче Кытай белән хезмәттәшлек бүген дөньяда зур хакта тора. Кытай икътисады бүгенге көндә бик тиз үсә – Кытай икътисади могҗизасы турында бөтенесе беләләр. Һәм Татарстан башка илләрдән чиктә тормый.
Шулай, бүген Татарстан Республикасы делегациясе Кытай Халык Респбликасына визит белән килде. Делегация составына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да керде.
Татарстан Республикасы делегациясе белән бергә Кытайдагы РФ Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле илчесе Андрей Денисов, Россия-Кытай инвестицион фондының генераль директора Ху Бин, PriceWaterhouseCoopers компаниясенең Россия һәм Кытай офисларыныд идарә партнерлары булдылар.
Делегация Кытайның иң алда баручы махсус икътисади зоналарның берсен - TEDA Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасын карадылар.
Зона белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшү һәм уртак оешма булдыру. “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге TEDA га Кытай компаниясе белән перспектив уртак оешманы оештыруда мөмкин булган партнер буларак карый. Татарстан делегациясе әгъзалары TEDA рәисе - Ван Шен әфәнде белән очраштылар. Очрашу барышында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләде, “Алабуга” махсус икътисади зонасының тарихы, уңышлары һәм үсеш планнары белән таныштырды.
“Кытай безнең өчен стратегик партнер. Бүген Татарстанда заманча, тиз үсүче оешма булдырө өчен бөтен шартлар бар. Уртак оешма ярдәмендә без киләчәктә “Алабуга” МИЗ территориясенә якынча 8-10 миллиард сум җәлеп итә алабыз”, - дип Талия Миңнуллина уртаклашты.
Очрашу нәтиҗәсендә яклар хезмәттәшлекне дәвам итүгә килештеләр – уртак эш группасы булдырылачак. Ул Кытай делегациясенең Татарстанга визит мөмкинлеген дә карачак.
Татарстан Кытай партнерлары белән актив аралашуын билгелик. Мәсәлән, бу елның февралендә Менделеевск шәһәрендә Кытай милли химико-инженер корпорациясе ярдәмендә төзелгән «Аммоний» минераль ашламалар җитештерүе буенча завод ачылды. Ә апрелдә «Хайер» корпорациясе Яр Чаллыда суыткычлар җитештерүен башлап җибәрде.
Шулай, Кытай милли республикасыннан гомуми инвестицияләр күләме бу елда 50 миллион доллардан артты.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: