Халыкара дәрәҗәсендәге Татарстанның беренче шоу-румы

2016 елның 23 декабре, җомга

22 декабрьдә алтынчы йомгаклау Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының утырышы узды.

Чарада урындагы кешеләр, шул исәптән: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов, Казан мэры Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, «Алабуга» СҖТ МИЗы» АҖ Генераль директоры Тимур Шагивалеев, һәм иң мөһиме – заводлар һәм предприятиелар директорлары – Татарстанның инвесторлары катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы казанышлары экспозициясе белән танышты, эш  кабинетларын, күргәзмә-тәкъдим итү залын карап чыкты, анда кунакларга 3D-экраннарда Татарстан Республикасы икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре турында фильм күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов Агентлыкның күргәзмә-тәкъдим итү залында гамәлгә кертелгән барлык идеяләрне хуплады.

«Безнең инвесторларга республика мөмкинлекләрен тәкъдим итү, казанышларыбыз турында сөйләү өчен үзенә күрә бертөрле мәйдан булдыру фикеребез бар иде. Хәзер инде бу идея лаеклы итеп, креатив гамәлгә ашырылган», - дип билгеләде Президент.

Чыгышында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина коллектив исеменнән республика җитәкчелегенә яңа бина һәм күргәзмә-тәкъдим итү залы өчен рәхмәт белдерде.

Агентлык җитәкчесе «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы» әгъзалары белән таныштырды һәм бүгенге утырыш барышында узып баручы елга йомгак ясарга һәм 2017 елга планнарны билгеләргә кирәклегенә басым ясады.

Утырышта эшләрнең агымдагы торышы һәм Татарстан Республикасы территориясендә киләчәктә җитештерүне үстерү перспективалары турында нотыклар белән инвесторлар чыгыш ясады.

Аерым алганда, «Армстронг Билдинг Продактс» вәкиле белдергәнчә, компания киләчәккә өмет белән карый һәм 2017 елда чыгарылачак продукция линейкасын арттыру буенча эшен дәвам итәчәк. Бүгенге көндә компания продукциясе Россиянең барлык регионнарына, шулай ук БДБ илләренә җибәрелә.

 «Хайер Рус» компаниясе җитәкчелеге вәкиле билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыдагы суыткыч җайланмалар җитештерү буенча предприятие уңышлы эшли, җитештерү күләме арта бара, җитештерелгән продукциянең 90%ы реализацияләнә. Продукция белән шулай ук Россиянең барлык регионнары һәм БДБ илләре тәэмин ителә. Бүгенге көндә ЯР Чаллыдагы предприятиеда суыткычларның 22 моделе җитештерелә. Продукцияне чыгару буенча биш еллык план төзелгән.

«Хайер Рус» ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэнхуа шулай ук Талия Миңнуллинага инвесторлар белән, аерым алганда, Кытай компанияләре белән, эшне оештырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Кытайдан тагын бер компания Татарстан территориясендә җитештерү ачарга булган.

«ЮИТ Казан» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин бүген республикада гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Дүрт торак комплексы төзү дәвам итә. 2015 елда компания республикада 15 мең кв. м торак гамәлгә керткән, быел бу күрсәткеч 21 мең кв. м. булыр дип көтелә. 2017 елда «ЮИТ Казан» компаниясе Совет районындагы җир кишәрлегендә күп фатирлы йортлар төзергә, шулай ук территорияне төзекләндерегә ниятли.

«Сәүдә һәм үстерү БМО Конференциясе дөнья инвестицияләре буенча отчетында 2016 елда туры чит ил инвестицияләре күләменең 10-16%ка кимүе турында белдерде. Әмма бу безгә чит ил инвесторлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек буенча эшне дәвам итүгә комачауламады. Мәсәлән, 2015 елда Кытай ТЭПы 6,9% тәшкил итте һәм бу соңгы 25 ел эчендә иң начар нәтиҗә булды. Ләкин нәкъ быел Татарстанда беренче Россия-Кытай чимал булмаган сәнәгать предприятиесе – Хайер суыткычлар җитештерү заводы ачылуын билгеләргә кирәк. Барлык инвесторларга бу авыр елда эшләре һәм бергәләп тормышка ашырылган проектлар өчен рәхмәт белдерәм», - дип билгеләде Талия Миңнуллина утырышның ахырында.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International