Талия Миңнуллина: “Без эшмәкәрлек фабрикасы вәкилләренең уңышлы инвесторларга әйләнүен телибез”

2016 елның 24 декабре, шимбә

23 декабрьдә КФУ Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Артём Здунов, шулай ук регионның инвесторлары һәм эшмәкәрләре катнашуы белән «Эшмәкәрлек фабрикасы» VI сезоны проектының чыгарылыш кичәсе үтте. Чарада шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

9 атна эчендә үзләренең бизнес-идеяларын уңышлы гамәлгә ашырган һәм Татарстан Республикасының базарына кергән компанияне оештырган «Эшмәкәрлек фабрикасы» мәгариф проектының яңа сезонында катнашучы укуны тәмамлаучыларның проектларын тәкъдим итү һәм яклау чараның төп темасы булып торды.

«Эшмәкәрлек фабрикасын» тәмамлаучыларның һәр презентациясеннән соң сайлау үтте, анда дәүләт хакимияте органнары һәм инвестицион компанияләре вәкилләре, Россия Федерациясенең инвесторлары һәм эшмәкәрләре, чыгарылыш кичәсе кунаклары реаль режимда проектның инвестицион сөйкемлелеген бәяләделәр.

«Без яшь эшмәкәрләрнең бүген идеяларын тормышка ашыруын күрүебезгә шат. Әлеге мәгариф проектының эшмәкәрлек өлкәсендә теоретик һәм практик күнекмәләрен бирүе бик мөһим. Без һәрвакыт актив, максатка омтылышлы бизнесменнарга аларның эшләрендә ярдәм итәргә әзер, алар бит безнең киләчәк. Агентлык зур инвестицион проектларны алып бара, шуңа күрә без эшмәкәрлек фабрикасы вәкилләренең уңышлы инвесторларга әйләнүен телибез», - дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Шулай ук чыгарылыш кичә кунакларын бизнес-идеяны уйлап чыгару буенча мастер-класс, «Эшмәкәрлек фабрикасында» катнашучыларның иң яхшы бизнес-проектларының күргәзмәсе, бизнесменнар һәм инвесторлар белән шәхси танышу көтә.

ИҮА җитәкчесе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының диалоглар һәм яңа инициативалар өчен ачык икәнен ассызыклады.

Белешмә өчен:

Эшмәкәрлек фабрикасы – Татарстанда эшмәкәрлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән Идел буе федераль округында Стратегик инициативалар агентлыгы Вәкиллеге ярдәме белән оештырылучы Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак мәгариф проекты.

Барысы «Эшмәкәрлек фабрикасында» 17 меңнән артык кеше катнашты. 2000 артык кеше белем алуны тәмамлады. 200дән артык компания ачылды.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International