Бүләк җиңүчеләрне тапты

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

26 декабрьдә “Ел җитәкчесе – 2016” республика премиясе лауреатларына бүләкләү тантаналы церемониясе үтте. Чара гадәт буенча Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимият органнары вәкилләре, депутатлар, федераль органнар, министрлыклар һәм идарәләр вәкилләре, шулай ук эшмәкәрләр катнашуы белән үтә. Хөрмәтле кунаклар арасында – Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

“Ел җитәкчесе” конкурсы республикада 16 нчы тапкыр үтүен билгелик.

Бу елда конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза: “Югары конкурентлылык өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектә казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалының актив үсеше өчен”, “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проектлы эшләрне кертү өчен”, “Кече (урта) бизнес оешмасы белән уңышлы идарә итү өчен”, “Куркынычсыз һәм сәламәт эш шартларын формалаштыру өчен” һәс “Яңа җитештерү булдыру өчен”.

“Безнең илдә икътисади төшү фонында Татарстанга үз позициясен саклап калырга гына түгел, әмма күп күрсәткечләр буенча үсеш күрсәтергә мөмкин булды. Бу барысы – бердәм Татарстан команда эшенең нәтиҗәсе. Бары тик бергә генә бер югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Татарстан – иң үсеш алган регион-донорларның берсе: республика оешмалары федераль бюджетка зур өлеш кертәләр”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International