Бу яңа ел алды көннәрендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур шәһәренә – Дөбәйгә эш визиты белән килде. Республика башлыгын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата.
Шулай, делегация тематик паркта - «Бөтендөнья авылы» ярминкәсендә (Global Village) булды. Бу 2 мәдәният ялганышындагы уникаль дөнья проекты. Узган елда авыл егерме еллыгын билгеләп үтте, һәм шул вакыт эчендә территориясен киңәйтүгә бәйле аның урнашу урыны 4 тапкырдан артык алмашынды. Һәр көнне авылга уртача 35 000 кеше килә. Бәйрәм көннәрендә бу сан 80 000гә кадәр җитә. Туристик сөйкемлелекнең артуы, күңел ачу индустриясенең үсеше - икътисади яктан көчле илләрнең дөнья трендлары.
Татарстан делегациясенең ихтимал булган инвесторлар белән, алар арасында БГӘ иң зур фондларының милекчеләре, эшлекле кичке ашы узды. Талия Миңнуллина хезмәттәшләрне ел саен язын Казанда уздырыла торган Россия – Ислам дөньясы халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды.
Очрашу вакытында хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде: нефть химиясе, агросәнәгать комплексы һәм кунакчыллык индустриясе, шул исәптән күчемсез милек өлкәсендә проектлар. Хәзерге вакытта Инвестицион үсеш агентлыгы Фондларның инвестицион советларында күрсәтү өчен тәкъдимнәр һәм проектларны әзерли.
Шуннан соң БГӘ Икътисад министры Султан Аль-Мансури белән очрашу планлаштырылган. «Татарстан БГӘ белән җылы дуслык мөнәсәбәтләрендә тора, безне һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә каршы алалар, ләкин саннарда нәтиҗәләр юк диярлек, бу әлбәттә безнең үсеш зонасы, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Бүгенге көндә уңыш тарихын булдыру мөһим, без башта 1-2 җитди проектны күрсәтергә тиеш».
Агентлык җитәкчесе очрашу барышында нәкъ Татарстанның Россиядә инвестицион климат буенча беренче урында торуын билгеләде. Ислам дөньясы илләре, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштыру мөһим.
Белешмә өчен:
Global Village, яисә Дөбәйдәге «Бөтендөнья авылы» - ачык һавада оештырылучы тематик ярминкә, ул БГӘ территориясендәге туристлар арасында популяр булган кызыклы күңел ачу чарасы. Global Village ярминкәсе зур чикләнгән территориядә урнашкан, аның буйлап ясалма елга ага һәм дөньяның төрле халыкларын чагылдыручы сәүдә павильоннары тора. Һәр павильон милли стильдә эшләнгән, биредә төрле халыклар вәкилләре кунакларга милли ризыклар тәкъдим итәләр, милли биюләр күрсәтәләр, төрле сувенирлар саталар.
«Бөтендөнья авылы» кызыклы шопинг белән күңелле ял һәм күңел ачуны берләштерә.
Бу ярминкәнең төп максаты – килүчеләрне дөнья мәдәниятләренең төрлелеге белән таныштыру, милли үзенчәлекләрне чагылдыручы әйберләрне сатып алырга һәм БГӘ, шулай ук дөньяның башка илләренең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышырга ярдәм итә торган кызыклы күңел ачулардан рәхәт табарга мөмкинлек бирү.
Ярминкәдә 75тән артык илне тәкъдим итүче 30 павильон урнашкан. Кечкенә сувенирлар, агачтан эшләнгән әйберләр, келәмнәр, тукымалар, ювелир әйберләр, милли ризыклар Global Village ярминкәсендә тәкдим ителгән товарларның күп төрлелеген күрсәтә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: