Татарстан һәм Кытайның тыгыз хезмәттәшлеге

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек актив темплар белән үсә һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертә. Бүгенге көндә Татарстан Россия һәм Кытай регионнары арасындагы аралашуны киңәйтүгә ярдәм итүче «Идел-Янцзы» региональ төркеме кысаларында Кытай провинцияләре белән актив эшли. Татарстан Республикасы шул эшлекле группада 2014 елдан бирле тора.

Татарстан Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы, Шаньдун, Хунань, Шэньчжэнь, Цзянсу, Ляонин, Хэбэй, Аньхой, Сычуань провинцияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

Аерым алганда, Менделеевсктагы «Аммоний» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) үзен бик әйбәт тәкъдим итте.

Моннан тыш, «Хайер» (Haier) Кытай корпорациясе белән эшлекле элемтәләр уңышлы бара, бу компания «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзеде, тагын бер проектны гамәлгә ашырырга җыена.

Шулай, бүген, 16 гыйнварда, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Hunan Sinda Elevator Co. («Синьда Чжинэн») Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Hunan Sinda Elevator Co., ltd («Синьда Чжинэн») компаниясе идарәсе рәисе Мэйлян Чэнь әфәнде компания һәм хезмәттәшлек планнары турында кыскача гына сөйләде.

Хунань илкүләм интеллектуаль җайланмалар җитештерү буенча «Синьда Чжинэн» компаниясе 2009 маенда төзелгән. Компаниянең штаб-квартирасы Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренең техник-икътисади үсеш зонасының территориясендә урнашкан, шулай ук Кытайның тагын өч провинциясендә җитештерү базалары бар. Әлеге компания биналарны төзү, югары технологияле лифтларны, эскалаторларны җитештерү һәм автоматлаштырылган системалар белән җиһазландырылган автопарковкаларны төзү белән шөгыльләнә. Компаниянең уставта билгеләнгән капиталы 103 млн. юань тәшкил итә. 2015 ел эчендә сатуның гомуми күләме 500 млн. юаньгә кадәр җитте. Компаниядә 600 кеше эшли, шуларның 96 хезмәттәше фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә.Татарстан өчен фәнни-тикшеренү потенциалы югары булган компанияләр белән аралашу перспектив саналганга күрә республика «Синьда Чжинэн» компаниясенә карата кызыксыну белдерә.

Әлеге компаниянең Лаеш муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгы паркын төзү буенча проектны тормышка ашыруда катнашуы планлаштырыла, анда, аерым алганда, елына 300 мең тонна күләмдә ашлык биологик яктан тирән эшкәртеләчәк. «Синьда Чжинэн» компаниясеннән тыш, ике Кытай партнерын, шул исәптән финанс партнерларын җәлеп итү планлаштырыла. «Агросервис» ФҖБ компаниясе Татарстанда локаль компания-партнер буларак сайланган.  

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән  Кытай Халык Республикасының (КХР) Хунань провинциясе Хөкүмәте арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

 Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International