Татарстанның иң югары сыйфатлы товарлары һәм хезмәтләре билгеләнде

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2017 елның 24 гыйнварында Казан Ратушасында «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» Республика конкурсында һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Республика предприятиеларын җитештерелә торган продукциянең, күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын һәм конкурентлык сәләтен арттыруга стимуллаштыру ел саен уза торган конкурсның төп максаты булып тора. Конкурс - республиканың продукциясен һәм күрсәтелүче хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарга чыгаруда эффектив инструмент.

Шулай, 2016 елда Республика конкурсында 203 предприятие һәм оешмадан 447 товар һәм хезмәтләр катнашты. 2016 елда эксперт комиссияләренең эш нәтиҗәләре буенча 83 продукция һәм хезмәт атамасы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты, 142се I дәрәҗә дипломанты, 166сы II дәрәҗә дипломанты исеменә лаек булды.

Мәсәлән, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Алсу» Әлмәт оек фабрикасына, «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсенә», «Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумына» «Татарстан Республикасының сыйфат лидеры 2016» бүләге тапшырылды.

«Татарстанда яшәүче кеше бүгенге көндә, үзен җирле товарлар һәм хезмәтләр белән генә чолгатып, уңайлы тормыш алып бара ала. Шул ук вакытта продукция сыйфаты еш кына чит ил аналогларын узып китә. Шуңа күрә без конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз һәм капиталлаштыруны арттыруларын һәм инвесторларга әйләнүләрен телибез», - дип ассызыклады Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International