Инвестицион өлкәдә тәҗрибәне өйрәнү, инвестицион сөйкемлелекне уңышлы алга таба мавыктыру, ирекле икътисадый зоналарның, индустриаль-технологик паркларның эшләү тәҗрибәсен уртаклашу максаты белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегацияләр составында бизнес-миссияләрдә актив катнаша, Татарстан делегацияләренең чит илләргә визитларын оештыра.
Республиканың компанияләрен, оешмаларын, сәнәгать мәйданнарын, икътисадый зоналарын күрсәткәнгә күрә һәм, әлбәттә, төрле дәрәҗәдәге һәм төрле юнәлештәге йөзләп инвестицион мәйданны, шул исәптән 2 махсус икътисадый зонаны, УКСИҮТ, технопаркларны, сәнәгать паркларын, сәнәгать мәйданнарын, бизнес-инкубаторларны, технополисларны эченә алган куәтле инвестицион һәм инновацион инфраструктура ярдәмендә чит ил инвесторларына республиканың потенциалы турында максималь күләмдә мәгълүмат бирелә.
Шуңа күрә һичшиксез инвесторларга тәкъдим ителә торган карарларны диверсификацияләү Татарстанның төп өстенлекләренең берсе булып тора. Һәр җирдә «INVEST in TATARSTAN» брендын куллану, шулай ук уңайлы шартларны булдыру өлешендә инвестицион мәйданнарны инфраструктур яктан үстерүгә юнәлтелгән тырышлык җимешләрен бирә. Нәкъ соңгы ике ел эчендә зур инвесторлар 8, хәтта 15 ел элек Татарстанда ачылган җитештерүләрне киңәйтүгә һәм локальләштерүне тирәнәйтүгә инвестицияләрне кертте.
Шулай, бүген, 25 гыйнварда, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында инвестицион эшчәнлек өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен Татарстанның инвестицион мәйданнарының җитәкчелеге белән очрашу узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты, Яр Чаллы шәһәренең узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе вәкилләре, «Идея Капитал» ИК» ААҖ, «Иннополис» МИЗы» АҖ һәм «М-7» Индустриаль паркы» ҖЧҖ директорлары, «ИТ-парк» ДАУ бизнес-инкубаторы җитәкчесе һәм башкалар булды.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2017 елга бердәм эш планын тәкъдим итте, шулай ук яңа резидентларны җәлеп итү, капиталларны активлаштыру, керемнәрен кабат инвестицияләү һәм булган резидентларны стимуллаштыру юллары турында сөйләде.
«Республикада эшчәнлек төре, үзенчәлеге һәм функцияләрне үтәү күләме, күрсәтелә торган хезмәт һәм инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү ысуллары буенча аерыла торган хуҗалык һәм фәнни эшчәнлекнең барлык инфраструктур элементлары диярлек төзелгән. Нәтиҗәле хезмәттәшлек итеп кенә без резидентлар санын арттыра һәм Татарстан Республикасының инвестицион мәйданнарын тулыландыра алачакбыз», - киңәшмәдә ассызыклады Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: