Тунис динары якынрак

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә АТС компаниясенең генераль директоры  Юсеф Зоррак башлыгында Тунис эшлекле даирәләре делегациясе Татарстан Республикасында визит белән тора. Визит кысаларында делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килде.

Африканың төньягында урнашкан бу гарәп иле үзенең бай тарихи мирасы, заманча казанышлар белән Татарстанда яхшы танылган. Мәгариф дәрәҗәсе, экпортка бирелгән милли продуктны җитештерү, чит илләр белән хезмәттәшлек буенча Африка континентында күршеләрне узучы илнең динамикалы үсеше – бу вакыйганың нигезе.  Тунис социаль-икътисади үсеш темплары буенча иң беренче урыннарда торган Африка һәм Якын Көнчыгышның иң үсеш алган илләрнең исемлегенә керә. Аның икътисадның нигезе – нефть эшкәртү сәнәгате, тукыма, электромеханика, химия өлкәсе, туризм. Икътисадның зур өлеше – авыл хуҗалыгы.

Тунис Республикасы кунакларына Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясен үткәрделәр, регионның киң мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

Агентлык башлыгы делегатларны 2017 елның 18-21 майда үтәчәк IХ “Россия – Ислам дөньясы” саммитына чакырды.

Яклар сәүдә-икътисади һәм инвестицион мөнәсәбәтләр үсеше кебек сораулар буенча сөйләштеләр. Проектларны тормышка ашыруда Россия компанияләре җәлеп ителә; Турис һәм Африка илләренең базарларына продукция сату; нефть, газ һәм химия өлкәсендә бердәм проектларны тормышка ашыру; авыл хуҗалыгы өлкәсендә сәүдә мөнәсәбәтләрне үстерү (зәйтүн мае, финиклар, консерва, сыр, шәраб); җиңел сәнәгать өлкәсендә сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү; төзелеш материалларын җитештерү өлкәсендә сәүдә мөнәсәбәтләре; үзара туризмны үстерү.

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгына Тунис белән хезмәттәшлекне активлаштыру, аеруча эшлекле группаны формалаштырырга, шулай ук 2017 елның апрелендә Туниска эшлекле визит оештырыга кушты.  Әлеге йомышларны башлару буенча мөһим эш уздырырга кирәк булачак.

Белешмә:

Тунис – рәсми исеме – Тунис Республикасы – Төньяк Африкада дәүләт. Башкаласы – Тунис. Дәүләт теле – гарәп теле. Унитар дәүләт, президент республикасы.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International