Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы безнең республикада кеше потенциалын үстерүче, эш һәм яшәү шартларын булдыручы программаларны регуляр рәвештә тормышка ашыра. Шуңа күрә аерым игътибар сәләтле яшьләргә бирелә. Аларга Татарстанның киләчәген төзергә, инвестор булырга туры киләчәк.
Шулай, 25 гыйнварда “Татарстан Республикасының ел студенты” Премиясен бүләкләү Церемониясе узды. Анда республика җитәкчелеге, танылган фән эшчеләре һәм спортсменнар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар, шулай Татарстан Республикасында һәм аңардан читтә билгеле ук җәмгыяви һәм мәдәни эшлеклеләр катнашты.
“Ел студент проекты” номинациясендә җиңүчене Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүләкләде. Проект –КФУтан чыккан Science Art Lab.
Талия Миңнуллина республика студентларын халыкара студентлар көне белән котлады һәм студентларга түбәндәге сүзләрне әйтте: “Һәрберегез хәзер инде инвестор, чөнки сез иң кыйммәтле ресурс – үз вакытын, яшьлек елларын Татарстан Республикасына инвестицияләдегез. Монвың белән дә горур булырга мөмкин.
Татарстан икенче ел дәвамында Россия Федерациясенең инвестицион климат рейтингында беренче урынны ала, без башка регионнар арасында лидерлыкта. Бу безнең күрсәтелгән хезмәте.
Бүген Татарстан сезнең өчен үзегезне күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр бирә. Сезгә контактларны туплау, үзегензе бизнеста, профессиональ үсештә табуны телим. Сезнең арагызда киләчәк министрлар, республиканың зур оешмалар директорлары, инвесторлар булганына өметләнәм. Бәйрәм белән!”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: