Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре: «Мин булачак KazanSummit 2017 та катнашам»

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Джиддада (Согуд Гарәбстаны) ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре доктор Юсеф бин Әхмәд Аль-Осеймин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы иң зур һәм абруйлы рәсми хөкүмәт мөселман халыкара оешма булып тора. Хәзерге моментка ул 1,5 млрд. кеше яшәгән 57 илне берләштерә.

“Сезнең оешманың Россия Федерациясе белән диалог һәм аралашу бик мөһим», - дип очрашу башында Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: “Татарстан әлеге абруйлы халыкара оешмасы белән Россиянең элемтәләр үсешенә өлеш керткән өчен горур. Без ИХО Үзәк аппараты һәм аның аерым структуралары белән даими диалог булуына шат. Әмма бүген дөньяның төрле регионнарында тынычлык юк. Без мөселманнар буларак моңа борчылабыз. Россия Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлык булуга аерым игътибар итә”. Юсеф бин Әхмәд Аль-Осеймин Татарстанда төрле диннәрнең дус яшәве турында белә дип белдерде: “Республикада мөселманнар һәм мөселман булмаганнар дус яшиләр. Алдагы вакытта да шулай булачак дип өметләнәм”.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, 2014 елдан Россиядә “Россия – ислам дөньясы” стратегик карашы группасының эшен яңадан башлап җибәрде һәм Россия Президенты Владимир Путин карары буенча Рөстәм Миңнеханов аның рәисе булып тора. Группа эше кысаларында 2017 елның 18-20 маенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» IX Халыкара икътисади саммиты узачак. Рөстәм Миңнеханов доктор Юсеф бин Әхмәд Аль-Осейминны саммитта катнашырга чакырды.

ИХО Генераль секретаре чакыруны дәрт белән кабул итте: “Без саммитны яклыйбыз. Әлеге мәйдан безнең Оешманың 57 иленә эшлекле мөмкинлекләр бирә. KazanSummit 2017 нәтиҗәсендә бөтен ИХО әгъзалары инвестор булачак дип өметләнәм. Саммит – инвесторлар һәм мөмкинлекләр арасында күпер. Мин KazanSummit 2017 дә катрнашырга планлаштырам”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International