Согуд Гарәбстан эшлекле даирәләре “Татарстан хәзинәсе” белән таныштылар

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

“Татарстан - Согуд Гарәбстаны” бизнес-форумы Татарстан Республикасы делегациясенең Согуд Гарәбстаны Короллегендә рәсми очрашулар чиратында соңгы аккордына әйләнде. Чара Джидда шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) карамагындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиллегендә үтте.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумда актив катнашты.

Согуд Гарәбстаны ягыннан Джидда Сәүдә-сәнәгый палатасы вәкилләре, бизнесменнар, алар арасында Rowad Alamal директоры Мөхәммәд Төркистани, TiBR Al Arab рәисе – Маха Халавани ханым, United Rama Company Башкарма директоры Найла Аль-Отейби ханым, Petromin Lubricants Генераль директоры Мөхәммәд Аль-Хәшди һәм башкалар катнаштылар.

Гарәп эшлекле даирәләре республиканың икътисади потенциалы белән кызыксындылар. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң алда баручы регионнарның берсе булып тора һәм инвестицион сөйкемлелек буернча икенче ел Россия регионнары арасында беренче урынны ала.

ФОрум барышында катнашучыларга гарәп телендә “Татарстан хәзинәсе” видеоролигы күрсәтелде, анда регионның бай тарихы һәм мәдәнияте, аның өстенлекләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләнде. Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Чыгышында ул алдагы “Россия – Ислам дөньясы: «Ka-zanSummit 2017» Халыкара икътисади саммитына игътибар итте. Ул 2017 елның 18-20 маенда узачак. Талия Миңнуллина катнашучыларны әлеге мөһим халыкара чарада катнашырга чакырды.

Форумның төп акценты индивидуаль сөйләшүләр форматында икеяклы очрашуларга ясалды. Яклар контактлар белән алышындылар һәм алдагы хезмәттәшлекнең иң приоритетлы юнәлешләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International