АКШ белән Россия арасында мөнәсәбәтләр бәхәсле, ләкин элемтәләр үсә. 2016 ел дәвамында Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан АКШна визитлар оештырылды, аларда Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр, Американың бөтен дөньяда танылган компанияләре белән «нокталы» очрашулар узды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан хөкүмәте ягыннан Калифорния штаты белән хезмәттәшлек өчен җаваплы итеп билгеләнгән.
Узган ел шулай ук Америка компанияләренең Татарстанга визитларына бай булды. Барлык сәфәрләрнең конкрет характерда, тәкъдим ителгән проектларны өйрәнүнең тирән дәрәҗәдә булганнары игътибарга лаеклы.
Очрашулар һәм бизнес-ассоциацияләр ихтимал булган инвесторлар белән аралашуда уңайлы инструмент булып тора. Шулай, 2016 елның 12 октябрендә 500 компания һәм оешманы берләштергән Россиядәге Америка сәүдә палатасы әгъзалары өчен презентация үткәрелде, Америка сәүдә палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында килешүгә кул куелды.
Шулай, 15 февральдә, Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында бизнесны үстерү буенча директор Егор Заостровцев җитәкләгән Америка сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе Инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Делегация составына МакДональдс, Филлип Моррис, Прайсвотерхаус Куперс, Холдинг АНКОР, Марс ҖЧҖ кебек бренд компанияләренең вәкилләре керде.
Россиядәге Америка сәүдә палатасы эшчәнлеге Россиядә бизнесны үстерү өчен уңайлырак шартларны булдыруга юнәлтелгән. Палата әгъзаларын, дәүләт һәм хөкүмәт вәкилләрен, шулай ук АКШ һәм Россиянең бизнес лидерларын тоташтыручы буын буларак Палата бизнес үсешенә комачаулаучы мәсьәләләрне ачыкларга һәм үзара табышлы булган һәм барлык якларны канәгатьләндерә торган карарны табарга тырыша.
Очрашуда Американың бизнес даирәләре белән берничә мәсьәлә турында фикер алышынды. PwC (PricewaterhouseCoopers - PwC) халыкара корпорациясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәр елны «инвестор гиды» өстендә уңышлы эш алып баралар. Гидны Инвестпорталның (http://invest.tatarstan.ru) һәр битендә рус һәм инглиз версияләрендә табып була. 2016 ел дәвамында документ 1000 тапкыр алынды, инглиз версиясенең рус версиясенә карата 6/1 нисбәтендә.
Шулай ук МакДональдс компаниясенең Россияне тәэмин итүчеләре челтәрен үстерү буенча директоры Татарстан Республикасы инвесторлар клубы составына керү теләген белдерде, чөнки аңа әлеге клубның мәсьәләләрне хәл итү һәм бизнес проектларны алып бару чаралары якын.
«Безнең оешмалар функционал буенча охшаш – без Россия һәм Татарстандагы регуляторлы тирәлекне яхшырту белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәбез һәм аерым компанияләр һәм оешмаларда барлыкка килгән киртәләрне юк итүдә ярдәм күрсәтәбез, шулай ук, эшлекле аралашу өчен киң мөмкинлекләрне булдырып, компанияләрнең бизнесын үстерүдә булышабыз.
Америкалыларның бизнес кешеләре икәнен, аларның акча саный һәм мөмкинлекләрне куллана белүләрен билгеләп үтәсем килә. Санкцияләргә карамастан, компанияләр Татарстанны сайлый. Ә АКШның яңа президентының хакимияткә килүе белән мөнәсәбәтләребез тагын да тыгызрак булыр дип өметләнәм», - дип ассызыклады агентлыкның җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: