Ике бөек дәүләт берләшмәсе

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Кытай Халык Республикасы Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасының иң актив икътисадый партнерларыннан берсе булып тора. Кытай милли республикасыннан гомуми инвестицияләр күләме 2016 елда 50 миллион доллардан артты.

2016 елның февралендә Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» ААҖ аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексы ачылды. Кытай милли химик инжиниринг компаниясе генераль подрядчы ролен үтәде. Бүгенге көндә КХР белән үзара тәэмин итешү буенча актив рәвештә түбәндәге предприятиелар: «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Казаноргсинтез» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ, «РариТЭК» ҖЧҖ һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

2016-2017 елларда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген алып баручы югары белем бирү оешмаларында Кытайдан 328 студент укытыла. Казан (Идел буе) федераль университеты КХРның берничә университеты һәм фәнни үзәкләре белән килешү мөнәсәбәтләренә ия. 2006 елдан бирле Казан университетының шәрык фәне институтында Конфуций институты эшләп килә. 2010 елдан бирле һәр елны Хунань педагогика университеты 15-20 Казан укучылары һәм КФУ студентлары өчен җәйге лагерь оештыра. Дәресләр программасына Пекин һәм Хунань провинциясе буенча экскурсияләр һәм 10-көнлек кытай телен өйрәнү интенсив курсы керә.

Хәзерге вакытта Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында 5500дән артык татар яши. 1986 елдан бирле Өремчедә барлык татарларның җыйнак яшәү районнарыннан йөзләгән татарны җыя торган Сабантуй уздырыла. Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты КХР Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы һәм КХР татар общиналары белән үзара хезмәттәшлек буенча максатчан эш алып бара.

Кытайга җибәрелә торган төп товарлар: минераль ягулык, нефть һәм нефть продуктлары, органик химик кушылмалар, пластмасса һәм аңардан ясалган әйберләр, каучук һәм резиннан ясалган әйберләр һәм башкалар. Импортка сәнәгать һәм җитештерү өлкәсеннән төрле җиһазлар, инструментлар, җир өсте транспортлары чаралары, өй җиһазлары, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы базарларын «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һәм башка зур сәнәгать предприятиеларының әзер продукциясе белән тәэмин итү, шулай ук бердәм проектларны тормышка ашыруда кызыксына.

Шулай, 23 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәрендә эшлекле визит белән булды. Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде.

Бер көнлек эшлекле визит кысаларында Татарстан делегациясе Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачжэ һәм Кытай Коммунистлар Партиясенең Хунань провинциясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән берничә рәсми очрашуда катнашты.

Программаның эшлекле өлеше кысаларында Татарстан-Кытай эшлекле форумы узды, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россиянең әйдәп баручы һәм икътисади яктан үсеш алган төбәкләренең берсе буларак республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Эшчәнлекләрендә актив рәвештә чит ил, шул исәптән Кытай компанияләре катнашучы «Алабуга» МИЗы һәм «Иннополис» МИЗы, индустриаль парклар һәм технопарклар, инжиниринг үзәкләре кебек төбәктә тормышка ашырыла торган инновацион проектларга аерым игътибар бирде.

Талия Миңнуллина узган елның февраль аенда Татарстанда Кытай корпорациясе катнашуы белән төзелгән «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы җибәрелгәнен һәм бөтен дөньяда танылган «Хайер» компаниясе суыткычларны чыгару заводы ачканын билгеләде.

Бүген Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы белән «Алабуга» михсус икътисадый зонасының өченче чиратын үстерү өчен бердәм предприятиены төзү проекты турында фикер алышына. Шулай ук «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы» бердәм инвестицион проектын тормышка ашыруда беренче адымнар ясала. Кытай компанияләре вәкилләре өчен Талия Миңнуллина нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына кагылышлы төп предприятиелар; җиңел һәм йөк автомобильләре, самолетлар һәм вертолетлар, «елга-диңгез» классындагы суднолар җитештерү; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате үсеше, һәм башкалар турында кыскача сөйләде.

Форум азагында «Агросервис» ФҖБ һәм Кытай SUNWARD корпорациясе арасында «Сяосян – Идел паркы» уртак инвестицион проектын гамәлгә ашыру өлкәсендәге хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куелды.

«Хунань провинциясе белән Татарстан арасында диалог урнаштырылган. 2014 елның май аенда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында төбәкләрнең хөкүмәтләре арасында килешүгә кул куелды. Кытай провинциясеннән килгән делегацияләр Татарстан Республикасында берничә тапкыр булды. Татарстан Кытай бизнесы вәкилләре белән тыгыз рәвештә хезмәттәшлек итә. Без еш һәм зур кызыксыну белән сезнең илгә киләбез, сезнең өйрәнерлек күп нәрсәгез бар. Бездә Кытайның махсус икътисадый һәм сәнәгать зоналарының алдынгы тәҗрибәсе кызыксыну уята. Үз чиратында, без хезмәттәшлеккә ачык һәм бердәм проектларны тормышка ашыруда барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», - дип билгеләде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Моннан тыш, Татарстаннан килгән кунаклар Sany Group төзелеш техникасын җитештерү халыкара компаниясе мәйданында булдылар, анда аларга махсус техниканың иң яхшы үрнәкләрен чагылдырган күргәзмәне тәкъдим иттеләр, компаниянең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, җыю цехлары буенча экскурсияне оештырдылар. Хәзерге вакытта компания «Мерседес» шассие нигезендә махсус техника чыгара һәм үз шассиен актив рәвештә сафка кертә. Рөстәм Миңнеханов Sany Group җитәкчелеген Татарстан Республикасына чакырды һәм «КАМАЗ» шассие нигезендә төзелеш техникасын бергә җитештерү мөмкинлеген тәкъдим итте. Кытай ягы әлеге тәкъдимне җентекләп өйрәнергә вәгъдә бирде.

Кытай Халык Республикасыннан инвесторларны Татарстан Республикасының махсус икътисадый зоналары һәм технополисларына җәлеп итү; бердәм инвестицион проектларны тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләрне кертү хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып тора. Машина төзелеше өлкәсендә Татарстан автобуслар һәм автомобильләр өчен комплектлау өлешләре белән тәэмин итү һәм бергә җитештерү, тракторлар һәм алар өчен комплектлау өлешләрен җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә кызыксына. Кытайны Татарстан Республикасының нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итү күләмен арттыру нефть химиясе тармагының перспектив юнәлеше булып тора. Энергетика өлешендә сәнәгать предприятиелары һәм торак пунктлары өчен җылылык энергетикасы һәм газ җиһазлары белән тәэмин итү һәм бергә җитештерүне оештыруга карата зур кызыксыну бар. 

 Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International