27-28 февральдә «Сочи-2017» Россия инвестицион форумы узды. Сочига рәсми Татарстан делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Гадәттәгечә иң мөһим Россия эшлекле мәйданында Президентны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты. Быел форумның төп темасы – «Үсеш өчен яңа проектлар».
Форумның ике көнлек эшлекле программасына 27 чара керә, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатолий улы Медведев катнашуы белән пленар утырыш.
Россия инвестицион форумының эшлекле программасы өч тематик блоктан торды: «Яңа төбәк сәясәте. Үсеш өчен мөмкинлекләр». Монда төбәк сәясәтен стимуллаштыруга карата яңа алымнар каралды, Россия Федерациясен стратегик үстерүнең төп юнәлешләре буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруга проект алымын куллану, узып китүче социаль-икътисади үсеш территорияләренең эше нәтиҗәләренә, төбәкләрдәге инвестицион климатка бәя бирелде. Шулай ук «Бизнес нәтиҗәлелеген арттырып. Үсеш өчен мөмкинлекләр» һәм «Тормыш өчен проектларны гамәлгә ашырып» темаларына дискуссион блоклар уздырылды.
Эшлекле программа кысаларында Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән «Төбәкләрнең керемнәре, аларның тәэмин ителеше һәм салым базасы» темасына киңәшмә уздырылды.
Шулай ук «Түгәрәк өстәлләр» программасы кысаларында Талия Миңнуллина «Бизнесның конкурентлык өстенлеге буларак Татарстан бренды» доклады белән чыгыш ясады, территорияне алга таба мавыктыруның төп инструментлары белән уртаклашты: бу милли колорит, үсеш алган инфраструктура һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе.
Аеруча Татарстан Республикасы күргәзмә стендын билгеләп үтәсе килә.
Күргәзмә экспозициясе кысаларында Татарстан стенды, ә бу 160 квадрат метр, Россия Федерациясендә «Экология елы» стилендә ясалган иде. Бизәлештә чәчәк композицияләре кулланылды, эксклюзив фонтан, шулай ук иҗади су гамәлләре урнаштырылды.
Талия Миңнуллина ассызыклый: «Безнең өчен эстетик эффект кына түгел, ә стендның функциональлеге: ике сөйләшү бүлмәсе һәм өстәмә ачык сөйләшү зонасы мөһим. Без берничә зур проектны тәкъдим иттек, аларның арасында «Казан Экспо» конгресс-күргәзмә комплексы төзелеше, шулай ук стендта Worldskills эш профессияләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү буенча төркемнең эше күрсәтелде.
Стендның аерым өлеше Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Россия төбәкләре мөнәсәбәтләрен үстерүнең бердәнбер мәйданына багышланган иде. Шундый мәйдан «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit» исемен йөртә. Бу һәр елны май аенда Татарстанда уза торган һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзлеге төркеменең зур эшенең өлеше булып торучы форум.»
Шулай ук Республика стендында перспектив инвестицион проектлар күрсәтелде, алар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм 2016 елның июнь аенда Яр Чаллыда узып китүче үсеш территориясен оештыру турында боерыкка кул куйган Дмитрий Анатолий улы Медведевның үзенең ярдәме белән төзелгән «ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацион үзәге тәкъдиме иң төп экспонент булды.
Татарстанның машина төзелеше кластеры Сочи форумында прототиплар ясау инжиниринг үзәге проектлары, автодизайн төзелеше, патент буенча кузовларның җыю комплектларын җитештерү инвестицион проекты, БАРС спорт автомобильләрен аз серияле җитештерүне эшләп чыгару һәм эшкә кертү проекты, «Викинг» автосы, автомобиль аккумуляторларын җитештерү заводы, термик эшкәртү технологияләре фәнни-җитештерү үзәген төзү проекты, шулай ук импортны алыштыру максаты белән Татарстан Республикасының сәнәгать машина төзелеше кластерында катнашучылар ихтыяҗлары өчен алюминий эретмәләреннән катлаулы формалы кою җитештерү проектын тәкъдим итте.
Татарстанның күргәзмә стендында Татарстан белән Иркутск, Тамбов өлкәләре, шулай ук Карачай-Чиркәс Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Форум кысаларында Талия Миңнуллина һәм «ЗаряД» ҖЧҖ генераль директоры Иван Савин Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка Татарстандагы яңа спорт инвентарен җитештерү – Россиядә беренче хоккей кәшәкәләрен җитештерүне тәкъдим иттеләр. Дмитрий Медведев сүз уңаенда бүгенге көндә нәкъ «Яр Чаллы» ҮКСИҮТ резиденты чыгара торган Татарстан кәшәкәсен бүләк итеп алды.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: