14-16 мартта Казанда үзләрен Россия һәм БДБда энергетик тематикага иң төп чараларның берсе булган “Энергетика. Чимал саклау” 18-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергочимал эффективлыгы һәм энергия саклау” 17-нче халыкара симпозиумы үтә.
Күргәзмәдә энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык белгечләре, энергетик агентлыклар һәм энергия саклау буенча үзәкләр вәкилләре, фән һәм практика белгечләре, министрлыклар, идарәләр, комитетлар һәм департаментлар, Татарстан Республикасының администрация башлыклары, Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләр вәкилләре катнаша.
Бу елда Россия, Белорусия, Италия һәм АКШдан 140 компания, Германия, Израиль, Италия, Испания, Кытай, Корея, Польша, Словения, АКШ, Чехия, Швеция һәм Финляндия компанияләренең 14 вәкиллекләре үзенең иң яңа казанышларын тәкъдим итә.
Татарстан Республикасының иң зур компанияләр: «Татэнерго» АҖ, «Татнефть» ҖЧҖ, «Сетевая компания» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ҖЧҖ, «Казаньоргсинтез» ҖЧҖ, «Таиф-НК» ҖЧҖ, «Казэнерго» АҖ һәм башка компанияләр катнашучыларны энегрия саклау өлкәсендә инновацион технологияләр, фәнни-техник уйлап табулар белән таныштырачаклар.
Гадәт буенча күргәзмә зур эшлекле программа белән тулган: энергия эффективлыгын арттыру һәм энергия саклау өлкәсендә инновацион чишелешләр белән бәйләнгән фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, белгеч секцияләре, төрле темаларга семинарлар һәм воркшоплар.
Эшлекле программаның төп чарасы “2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда энергия эффективлыгын арттыру һәм энергия саклау” Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Һәр елны күргәзмә үзәгендә узган “Энергетика. Чимал саклау” 18-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергочимал эффективлыгы һәм энергия саклау” 17-нче халыкара симпозиумы энергоэффектив һәм чимал саклаучы технологияләрне алга таба җәлеп итү, регионара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес берләшмәнең, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләренең белгеч карарлары белән алмашу өчен уникаль мөмкинлек бирәләр.
“Соңгы биш елда Россиядә энергия эффективлыгын арттыру буенча кабул ителгән чаралар аркасында якынча 300 млн тонна ягулык саклап тотылды. Якын өч елда прогнозлаштырылган икътисади үсешне исәпкә алып шул ук күләмдә сак тотарга мөмкинлек бар. Татарстанда энегрия сервисы контактлары буенча эшне ныгытырга кирәк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: