Schneider Electric создаст в Татарстане центр НИОКР для адаптации и разработки инновационных решений для промышленности
21.03.2017
Schneider Electric сәнәгать өчен инновацион чишелешләрне уйлап табу һәм адаптацияләү өчен Татарстанда НИОКР үзәген булдырачак Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының эше аркасында 2017 елда Иннополис югары технологияле шәһәрдә энергия һәм автоматизацияләү белән идарә итүдә дөнья белгече Schneider Electric НИОКР үзәген ачачак. «Шнейдер Электрик» АҖ ниятләре турында килешүгә бүген, 21 мартта кул куелды. Үзәк сәнәгый автоматизацияләү юнәлеше буенча күбрәк эшләчәк. Үзәк эшен башлап җибәрү өчен приоритет нефть һәм газ секторы билгеләнде. Уйлап табулар чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә планлаштыруын билгелергә мөһим. Шул эш белән кызыксынган Татарстан нефть, газ һәм химия эшханәләренең заказлары турында сүз бара. Күбесе Шнайдер компаниясе белән аралара инде. Алга таба үзәк илнең башка субъектларыннан компанияләр һәм оешмаларның заказларын булдыруга әзер булачак. Әлеге проектның үсеш планы буенча программа тәэминаты башка профильле сәнәгый оешмалар өчен дә кулланылачак. Мәсәлән, үсеше Татарстан Стратегиясе 2030 тормышка ашыру кысаларында стратегик мөһим максатлары булган машина төзелеше кластеры эшханәләре өчен. Бүген интернет әйберләр әйләнеше тиз үсеш ала, информацион куркынычсызлык кирәклеге арта. Әлеге юнәлешнең актуальлеге аркасында Иннополиста Шнайдер Электрик яңа фәнни-тикшеренү үзәге нигезендә сәнәгый киберкуркынычсызлыкны уйлап табырга карар ителде. Нефть һәм газ сәнәгате өчен чишелешләр өлкәсендә тикшеренү үзәгенең перспектив юнәлешләренең берсе – контроль-үлчәү приборларының махсуслаштырылган линейкаларны уйлап табу – мәсәлән ябышкак һәм авыр чыгарылучы нефть кебек углеводородларны үлчәү өчен системалар һәм корылмалар. НИОКР үзәгендә алга таба эш урыннар санын киңәйтү мөмкинлеге булган 10 Schneider Electric инженерлары беренче этапта эшләчәк. Беренче биш елда проектка инвестицияләр күләме 1 миллион евро тәшкил итәчәк. НИОКР үзәге компаниянең тикшеренү үзәкләре халыкара ятьмәсе составына керәчәк һәм Россиягә генә түгел, әмма чит илләр өчен дә уйлап табуларны алып барачак. “Безнең компания инновацияләрнең башында һәрвакыт булырга ниятләнә, шуңа күрә глобаль масштабта без НИОКРга һәр елны 5% әйләнешен акча тотабыз. Россиядә яңа технологияләрне үстерү буенча әур потенциалы бар, һәм Иннополис кебек проектлар әлеге потенциалның яхшы мисал булып тора. Яңа булдырылган шәһәр иң яхшы компанияләр, студентлар һәм белгечләрне җәлеп итә, шуңа күрә без нәкъ Татарстанда НИОКР яңа үзәген булдыру турында карар иттек. Республикада без хакимият һәм үсеш институтларының ярдәмен сизү мөһим (ТР инвестицион үсеш агентлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм башкалар). Урынлы эшханәләрнең заманча чишелешләрне кертүгә нияте булуы бик мөһим. Татарстан чыннан да Россиянең иң инновацион регионнарның берсе булып чутлана. Без Иннополиста эшләгәндә Россия сәнәгате өчен заманча технологияләр үсешендә үз өлешен кертү мөмкинлегенә шат”, - дип Россия һәм БДБда Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе билгеләде. “Шнайдер Электрик компаниясе – дөнья бренды һәм сыйфатның халыкара стандарты. Татарстанда фәнни үзәкне ачу күп башка төрле халыкара катнашучылар өчен мисал булып тора. Чөнки фән һәм технологияләргә инвестицияләр иң мөһим булып тора. Эш планы түбәндәге: якынча 3 ай бизнес планлаштыруга китәчәк, шул ук вакытта юридик шәхес не теркәү һәм Иннополиста резидентлыкны рәсмиләштерү барачак. Үзәкне башлап җибәрү бу елның көзендә көтелә. Моның турында компаниянең бөтен глобаль бүлекчеләре карар иттеләр. Бүген Шнайдер Электрик компанияләре 3 килешүгә кул куйдылар: НИОКР үзәген булдыру буенча, “Иннополис” Университеты белән аралашу буенча, “ТАИФ” компанияләр группасы белән стратегик партнерлык буенча. Татарстанга бертапкырлы проектлар буенча эшләргә кызык түгел, бездә башка дәрәҗә, безгә үзара табышлы тәҗрибәгә ориентлашкан эшлекле элемтәләр кирәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели. Schneider Electric компаниясе турында Schneider Electric компаниясе энергия белән идарә итү һәм автоматизацияләүдә эксперт булып тора. 2016 елда финанс әйләнеше 25 млрд. евро тәшкил иткән компаниянең 160000 кешесе 100 дән артык илләрдә эшли, алар иң куркынычсыз, яхшы, эффектив һәм экологик рәвештә клиентларга энергия һәм технологик процесслар белән идарә итергә ярдәм итәләр. Schneider Electric технологияләре, программалары һәм хезмәтләре безнең клиентларга идарә итүне яхшыртырга һәм үз эшчәнлекнең автоматизацияләү дәрәҗәсен арттырга мөмкинлек бирә: сүз гади өзгечләрдән алып авыр сәнәгый системаларга кадәр бара. Безнең тоташтырган технологияләр сәнәгать өлкәләрен, шәһәрләрне үзгәртәләр һәм тормышны яктырак ясыйлар.