Татарстан һәм Пакистан: ислам хезмәттәшлеге

2017 елның 21 марты, сишәмбе

18 һәм 19 мартта Пакистан Ислам Республикасында Рөстәм Миңнеханов Президенты җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән булды. Делегация составына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук “АК БАРС” БАНК” ААҖ, «Татнефть», «ТАИФ» һәм «КАМАЗ» компанияләре җитәкчелегенең вәкилләре керделәр.

Лахор шәһәрендә Пакистан эшлекле даирәләре вәкилләре белән берничә очрашу узды, аларда тукыма сәнәгате, банк өлкәсе, кунакханә бизнесы, төзелеш өлкәсе, хәләл базар кебек юнәлешләрдә бизнес хезмәттәшлек үсешенең перспективалары турында сөйләштеләр.

Эшлекле визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Пенджаб провинциясе җитәкчелеге – губернаторы Рафик Раджван, провинциянең баш министры Мөхәммәд Шахбаз Шариф белән очрашулар узды, аларда Талия Миңнуллина да катнашты.

Татарстан-Пакистан бизнес форумы

Лахор шәһәренә эшлекле визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Пакистан бизнес форумында катнашты.

Чарада Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның икътисады, үсеш алган нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше комплексы һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләде. Шулай ук Татарстанның махсус икътисади зоналар һәм сәнәгый паркларның уңышлы эше белән таныштырды. Ул Татарстанның икенче ел буенча Россия инвестицион климат милли рейтингында лидер булуын ассызыклады. Кол Шәриф мәчете, Болгар шәһәре кебек тарихи урыннарны билгеләп, Татарстанның туризм үсешен дә билгеләп үтте.

“Тышкы сәүдә әйләнеш күләмнәрен арттыру максатында без сезнең илгә “КАМАЗ” машиналарын, вертолетлар, йөк һәм пассажир көймәләр, нефтехимия продукциясе, минераль ашламалар, нефть һәм газ чыгару җайланмалары, суыткыч техника, авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукцияләрен китерүдә кызыксынабыз. Кайбер безнең эшханәләр оборона комплексында эшли”, - дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Мәдәният, туризм, фән һәм мәгариф өлкәсендә аралашу да зур кызыксыну тудыра дип әйтте: “Казан – Россиядә иң зур фәнни-тикшеренү үзәкләренең берсе. Безнең университетларда Пакистан студентлары күбәйсә, шат булабыз. Спорт өлкәсендә дә элемтәләрне ныгытуга мөмкинлекләр бар”.

Тукыма сәнәгате

Бөтендөнья Пакистан Тукыма фабрикалары ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Ассоциация башлыгы Аамир Фаяз Шейх Пакистанның тукыма сәнәгате турында сөйләде. Илдә кием эементлары, буялган тукыма һәм эрләнгән җеп җитештерүче якынча 400 фабрика эшли. Әлеге продукция Пакистан экспортының 60% тәшкил итә.

Аамир Фаяз Шейх билгеләгәнчә, Пакистан тукымасы Россия базарында бар, әмма бик әз күләмнәрдә. “Без Татарстанга, Россия регионнарына безнең товарларны импортлауны артуында кызыксынабыз”, - дип әйтте.

Пакистан ассоциациясендә әзер продукцияне китерү варианты гына түгел, әмма Татарстан территориясендә тукыма һәм җиңел сәнәгать товарларын чыгару буенча җитештерү линияләрен урнаштыру мөмкинлеген тәкъдим итте.

“Әлеге юнәлешнең зур потенциалы бар. Россия җитештерүчесе статусын алып, сез базарда сорауга тиз җавап бирә аласыз”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Шуннан соң Лахор Сәүдә-сәнәгый палатасы вәкилләре белән очрашу узды. Оешмада Лахор шәһәре һәм Пенджаб провинциясе бизнес вәкилләре берләшкән. Очрашу барышында яклар бердәм бизнес контактларны яклау буенча алдагы адымнар турында сөйләштеләр. ССП региональ эшлекле хезмәттәшлекне үстерүдә төп роль уйный. Татарстан Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына Пакистан хезмәттәшләре белән бергә төрле күргәзмәләрне үткәрү, бизнес делегацияләр белән алмашу, форумнарны керткән чаралар планын уйлап табырга карар итте.

Хәләл индустрия

Алга таба Пенджаб провинциясенең хәләл продукцияне үстерү буенча Агентлык башлыгы белән очрашу узды. Очрашуда катнашучылар бердәм хәләл проектларны тормышка ашыру перспективалары һәм хәләл базары өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары каралды.

Талия Миңнуллина белгечләрне Казанга “Россия – Ислам дөньясы «KazanSummit» Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды. Анда хәләл индустриясендә аерым игътибар ителә.

Татарстан делегациясе шулай ук Пенджаб банкы җитәкчелеге белән очрашты, анда ислам банкингы өлкәсендә аралашу сораулары каралды.

Югары технологияләрнең югары мөнәсәбәтләре

 Эшлекле программа кысаларында шулай ук Арфа Технологик паркын карадылар, анда Татарстан кунакларын югары технологияләр өлкәсендә Пакистанның тәҗрибәсе белән таныштырдылар.

Арфа технопаркы Пакистанда иң зур информацион технологияләр үзәге булып тора. Комплекс 2012 елда ачылды һәм 9 яшьтә «Microsoft» иң яшь сертификацияләнгән белгече Арфа Карим исемле кыз исеме белән аталган.

Технопаркның төп максатлары - информацион-коммуникацион технологияләрне алга таба мавыктыру, туры чит ил инвестицияләрне җәлеп итү, информацион технологияләр өлкәсендә кеше потенциалын үстерү, ИТ- продукциясе экспортын арттыру.

Чирек гасырдан соң очрашу

Татарстан делегациясенең Пакистанга визитының икенче өлеше – Ислам Республикасының башкаласы – Исламабад шәһәренә килү. Эшлекле программа иң югары дәрәҗәдәге очрашуларны үз эченә алды. Безнең делегацияне Пакистан Премьер- министры Наваз Шәриф әфәнде каршы алды. Очрашуда “Россия- Ислам дөньясы” Стратегик караш группасы эшенең сораулары, Пакистан делегациясенең 2017 елның 18-20 маенда үтәчәк “Россия – Ислам дөньясы «KazanSummit» Халыкара икътисади саммитында катнашу, шулай ук оборона сәнәгате өлкәсендә продукцияне сату мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Шәриф әфәнде Татарстанга 1999 елда килү турында җылы истәлекләр белән уртаклашты. Шул вакытта Рөстәм Миңнеханов Премьер- министр вазифасында Шәриф әфәнде җитәкләгән Пакистан рәсми делегациясен кабул итте. Алар Казан вертолет заводын һәм “КАМАЗ”ны карадылар.

Соңгы елларда Пакистан һәм Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеш күләме күп тапкырга үсте. Татарстан Пакистанга каучук, резина, җир транспорты әйберләре һ.б. китерә. Казанда инструментлар һәм оптика аппаратлары, кием, никельдән әйберләр килә. Пакистанга Казанда җитештерелгән вертолетлар китерелгән, моннан башка җирле компания үз мәйданнарында “КАМАЗ” машиналарын җыя. 2015 елда Татарстан Республикасыннан делегация Исламабадта Россия-Пакистан хөкүмәтара комиссиядә катнашты.

Нәтиҗәләр

Сәфәр нәтиҗәсендә биш юнәлешләр буенча аралашу турында протоколга кул куелды: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, монда хәләл продукциясе дә керә, тукыма сәнәгате, информацион технологияләр, инжиниринг юнәлеше, сәүдә һәм инвестицияләр.

Татарстанның Пакистанда бу елның 10-11 апрелендә үтәчәк хәләл күргәзмәсендә катнашу турында килешүгә кул куелды. Пакистаннан зур делегация “Россия – Ислам дөньясы «KazanSummit» Халыкара икътисади саммитында катнашачак дип көтелә. 2017 елның җәендә провинциянең баш министры Мөхәммәд Шахбаз Шәриф җитәкләгән Пенджаб провинциясе делегациясенең җавап визиты булачак. Хәзер килешүләрне булдыру буенча идарәара әзерләнү бара.

Белешмә

Пакистан – тулы исеме – Пакистан Ислам Республикасы, Көньяк Азия дәүләте. Пакистан 1947 елда суверенитет алган ил буларак барлыкка килде. Пакистан – дөньяда халык саны буенча алтынчы урында тора, Индонезиядән соң мөселман халкы саны буенча икенче. БМО, Милләтләр берләшмәсе, Бөтендөнья сәүдә оешмалары, Шанхай хезмәттәшлеге оешмалары, “Группа 77” үсеш алучы илләр әгъзасы булып тора.

Пакистан – индустриаль-аграр дәүләт. Авыл хуҗалыгы ил икътисадында зур роль уйнарга дәвам итә һәм бөтен ЭМПның 20,8% тәшкил итә, сәнәгать актив үсә һәм 24,3 % ЭМП тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында 43% кеше, сәнәгатьтә 20% кеше эшли.

Һава торышы белән бәйле, ул авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, гидроэнергетика, су транспорты тәэсир итә.

Пакистанда хуҗалыкта пространство аермалары бар. 4 тарихи-географик өлкәләр билгеләнә, алар территория планында административ провинцияләр белән туры килә - Панджаб, Синд, Белуджистан һәм Хайбер-Пахтунхва. Панджабта күбрәк аграр җитештерүе билгеләнә, 2/3 бодай, мамык куагы һәм шикәр камышы җитештерелә.

2000 елларда Пакистан икътисады якынча 7% үсешен күрсәтте.

2005 елда ЭВП үсеше 8,4% тәшкил итте. 2/3 Пакистан экспорты тукыма һәм тегү сәнәгате продукциясе тәшкил итә. Төп аграр культуралары – мамык һәм бодай.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International