Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы киләчәк Татарстанны төзәчәк һәм инвестор булачак актив һәм сәләтле яшьләргә аерым игътибар итә. Агентлык регуляр рәвештә Татарстанда тормыш алып бару һәм эшләү, ватан регионында кеше капиталын үстерү өчен шартларны булдыруын тәэмин итүче программаларны тормышка ашыра.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән Татарстанда беренче тапкыр “Яшь дипломатлар” конкурсы үтә, ул 10 февральдән 27 майга кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс яшьләрнең Татарстан Республикасының гуманитар һәм тышкы икътисади үсеше белән кызыксынуын җәлеп итү, яшьләр арасында мәдәниара диалог, толерантлык, патриотлык үсеше, халыкара тәҗрибәгә яшьләрнең кызыксынуын җәлеп итү, шулай ук халыкара проектлар өстендә эшләргә кирәк булган осталыклар һәм компетенцияләр булган яшь дипломатлар акктивын формалаштыруга юнәлгән. Конкурс 8 этаптан тораа, һәрберсендә катнашучылар дипломатик протокол, ораторлык сәнгате, Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы өлкәсендә проектлы менеджмент буенча яңа белем алалар. Конкурс нәтиҗәсендә иң күп балл алган команда чит илдә стажировка үтергә һәм Татарстан Республикасыннаң халыкара аренада чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
Бер этабы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы территориясендә «Invest in Tatarstan» исеме астында узды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Республиканың инвестицион потенциалы һәм Агентлык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
Алга таба һәр командага инвестицияләү өчен Татарстан Республикасының приоритетлы юнәлешләренең берсе биреләчәк: химия һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше, металл эшкәртү, мәгълүмати технологияләр һәм аралашу, авыл хуҗалыгы комплексы, төзелеш, медицина һәм фармацевтика, туризм, фәнни тикшеренүләр һәм мәгариф.
Конкурсантлар әлеге өлкәдә Татарстан Республикасының проектларын һәм эшханәләрен өйрәнәчәк, бу өлкәдә нинди инвесторлар бар, инвестор нинди өстенлекләр алачак, нинди инфраструктура бар, үз өлкә буенча презентация ясачаклар һәм аны “потенциаль инвесторлар” алдында күрсәтәчәкләр.
“Без сезгә ышанабыз, сез булдырасыз! Сез – киләчәк дипломатлар, безнең республиканың киләчәк инвесторлары. Агентлыкта сезне 28 мартта көтәбез, шул вакытта сезнең презентацияләрегезне карыйбыз”, - диа Талия Миңнуллина тәмамлады.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: