Республиканың инвестицион климатын яхшырганда илнең икътисадын арттырабыз!

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү икътисади үсешенең төп факторы булып тора. Әлеге юнәлеш инвестицион сөйкемлелекне арттыру һәм административ киртәләрне киметү белән бергә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә беркетелгән.

Сөйкемле бизнес тирәлекне формалашуда мөһим рольне бизнесның төрле өлкәләрендә административ киртәләрне киметүгә юнәлгән һәм Стратегик инициативалар агентлыгы белән бергә тормышка ашырылучы “юл карталары” уйнады. Татарстанда Инвестицион үсеш агентлыгы рәвешендә махсус хакимият органыннан башка кирәк булган институциональ тирәлек формалашкан: Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Инвестицион совет,  Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советы, Икътисади советы, Проектлы офис. Әлеге институтлар эше бизнес үсешенең системалы проблемаларны бетерүгә чишелешләрне уйлап табу, административ киртәләрне киметү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләрне кертүгә юнәлгән. Россия Федерациясе Президентының карарлары буенча бу елдан Проектлы офис инвестицион сөйкемлелекне арттыру һәм бизнесны алып бару процедураларын җиңеләйтеп максатларны ирешү өчен «юл карталарын” кертү буенча эшне алып бара. Бүген, 22 мартта, Татарстан Республикасына эш визиты белән Идел буе федераль округында Россия Федерациясенең Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. Казанда Михаил Бабич инвестицион климатны яхшырту, административ киртәләрне киметү һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комиссия утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар бизнесны алып бару процедураларын җиңеләйтү, Федерация субъектларының инвестицион сөйкемлелеген арттыру һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасын яклау сораулары каралды. Утырышта “Яңа проектларны алга таба җәлеп итү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” генераль директоры Светлана Чупшева, “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Федеральная корпорация” генераль директоры һәм идарә рәисе Александр Браверман, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Утырышта Милли эшмәкәрлек инициативасының федераль “юл карталары”н тормышка ашыру, регион һәм дөнья дәрәҗәсендә тормышка ашырылучы чаралар, Россия Федерациясе субъектларының инвестицион сөйкемлелеген арттыру һәм бизнес алып бару процедураларын җиңеләйтү буенча максатлы модельләрне кертү буенча “юл карталары” турында сөйләштеләр. Бүген Светлана Чупшева шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килде, анда Талия Миңнуллина инвестицияләр өлкәсендә Республиканың казанышлары экспозициясен презентацияләде. “Татарстан федераль инвестицион рейтингның башында тора, әмма эшлекле климатны яхшырту буенча эшне дәвам итә. Инвесторлар турында һәрвакыт уйлау – безнең өчен зур җаваплылык. Алар яисә акча салалар, яисә китәләр”, - дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International