Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бөтеняклы стратегик партнерлык характерында булып тора. Иң югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог саклана, илләрнең халыкара һәм региональ сораулар буенча бердәм позицияләре бар. 2016 елда РФ һәм Кытай арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә 15 ел тулды. Моннан башка, Кытай – Россиянең иң зур сәүдә партнеры.
Татарстан шулай ук Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Төрле вакытта республикага Кытай идарәсе Ху Цзиньтао әфәнде, КХР Дәүләт советы Премьеры Ли Кэцян әфәнде, Халык вәкилләре Бөтенкытай җыелышының Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян килделәр. Татарстан делегацияләре еш кына Кытай Халык Республикасына килделәр.
Искә төшерик, күптән түгел Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Кытай провинцияләре, компанияләр һәм институтлар белән килешүләр булдырылган. Республика “Идел – Янцзы” бердәм региональ группа эшендә актив катнаша.
Россия һәм Кытайның төп компанияләрнең диалогы
21 мартта Татарстанга Кытай коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының Халыкара бүлеге җитәкчесе Сун ТАО әфәнде җитәкләгән ККП ҮК зур делегациясе килде. Делегация составында халык хуҗалыгының төрле өлкәләреннән КХР провинцияләреннән бизнесменнар. Алар арасында, Циндао, Фуцзянь Провинциясе, Эчке Монголиянең Автоном районы компанияләре бар.
Кытай делегациясе Казанга VI Россия-Кытай Эшлекле Форумында һәм “ЕДИНАЯ РОССИЯ” Партиясе – Кытайның Коммунистлар партиясе” партияара диалогында катнашу өчен килде. Чарада «Единая Россия» партиясенең Югары советы рәисе Борис Грызлов, Россия Федерациясенең Федераль җыелышы Дәүләт Думасы рәисе Сергей Железняк, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының Халыкара бүлеге җитәкчесе Сун Тао һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.
Форумның пленар утырышында Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын презентацияләде һәм регионның инвестицион сәясәте турында сөйләде.
Татарстанның Яңа ефәк юлының (Кытайдан Европа илләренә җир буенча йөк һәм пассажирларны күчерү өчен транспорт маршруты) үзәгендә урнашуы аерым билгеләнде.
Татарстан Кытай партнерлары белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә актив регионара диалог алып бара. Ике көн барышында партияара диалог кысаларында Россия-Кытай хезмәттәшлеге, партия эшенең яңа формаларын кертү һәм бөтен дәрәҗәләрдә җәмгыяви-сәяси тормышны демократизацияләү сораулары турында сөйләшәләр.
“Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Без Кытай белән хәзерге дәрәҗә мөнәсәбәтләрен югары бәялибез һәм Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында дуслык һәм аралашуны ныгытуга юнәлгән безнең күпъяклы контактларны киңәйтүгә зур игътибар итәбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Татарстан һәм Кытайның бердәм проектлар
Узган елда Менделеевск шәһәрендә "Аммоний" минераль ашламаларны җитештерү буенча завод эшли башлады. Ул Кытай милли химико- инженер корпорациясе катнашуы белән төзелде.
"Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычларны чыгару буенча заводны ачты. Бүген кер юа торган машиналарны җитештерү буенча кенче эшханә төзергә карар ителде.
Кытай компанияләре белән нефтехимия, машина төзелеше, мәгътүматлаштыру, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә бердәм эшчәнлек алып барыла.
VI Россия-Кытай Эшлекле Форумының нәтиҗәләре
Форум азагында Россия-Кытай мәдәни-эшлекле үзәкне булдыру турында Килешү проектына һәм «ГоХэ» бердәм страховой компаниясенен булдыру килешүенә, шулай ук Татарстан Республикасы һәм КХРның Фуцзянь провинциясе арасында дус сәүдә-икътисади элемтәләрне булдыру турында Меморандумга кул куелды. Җавап сүзендә Сун Тао әфәнде Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенең югары динамикалы булуын ассызыклады: “Партияара диалог мәйданында безнең максат – партнерлык һәм стратегик аралашуын ныгытуга ярдәм күрсәтү”.
Кытай коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының Халыкара бүлеге җитәкчесе шулай ук Кытайда Татарстанның зур икътисады, инвестицион һәм фәнни-тикшеренү потенциалы булган регион буларак танылуын билгеләде. Ул республиканың Кытай белән регионара хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш керткәнен югары бәяләде.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: